Кез районы (рус. Кезский район, удм. Кез ёрос) — Удмуртиянең төньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район.

Кез районы
Герб
Файл:Coat of Arms of Kez rayon (Udmurtia).svg
Байрак
Ил

 Россия

Статус

муниципаль район һәм муниципальный округ[d]

Төбәк

Удмуртия

Административ үзәк

Кез

Нигезләү датасы

15 июль 1929

район башлыгы

Петр Евгений улы Князев

Рәсми телләр

удмурт, рус

Халык саны  (2010)

22 912[1]

Халык тыгызлыгы

9,9 кеше/км² кеше/км²

Мәйдан

2321,02 км²[2]

Карта

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

http://kez.udmurt.ru/

Административ үзәге — Кез посёлогы.

География үзгәртү

Чиктәшлек үзгәртү

Як Район яки регион
Төньяк
Көнбатыш
Балезино районы
Көньяк-көнбатыш Игра районы
Көньяк Дебесы районы
Көнчыгыш Пермь крае

Районның көньягы Югары Чулман калкулыгында урнаша. Иң эре елгалар — Лып, Пызеп; Кулига авылы янында Чулман елганың башы урнаша.

Тарих үзгәртү

Район 1929 елның 15 июлендә элекке Глазов өязенең Балезино, Лып, Полом һәм Юсово волостьларның 23 авыл советлардан барлыкка килә. 1935 елда район составыннан Кулига районы аерылып чыккан (1956 елга кадәр). 1962 елда Кез авыл районы оештыра, аның составына Карсовай һәм Дебёсы районнарның өлешләре керә. 1965 елда район хәзерге чикләренә керә.

Халык үзгәртү

1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[1]
38 083 32 036 29 264 26 446 22 912

Милли состав: арлар — 68 %, руслар — 30 %, татарлар — 1 % (2002 җанисәбе буенча).

Адимнистратив бүленеш үзгәртү

  1. Гыя авыл җирлеге
  2. Зур Олып авыл җирлеге
  3. Кабалуд авыл җирлеге
  4. Кез авыл җирлеге
  5. Ключевское авыл җирлеге
  6. Кузьма авыл җирлеге
  7. Кулига авыл җирлеге
  8. Мысы авыл җирлеге
  9. Яңа Унтем авыл җирлеге
  10. Полом авыл җирлеге
  11. Сосновый Бор авыл җирлеге
  12. Степаненки авыл җирлеге
  13. Сюрзи авыл җирлеге
  14. Чепеца авыл җирлеге
  15. Юски авыл җирлеге

Социаль инфраструктура үзгәртү

Мәгариф системасы үз эченә 19 мәктәп, 17 балалар бакчасын һәм №50 профессиональ укуханәне ала. Медицина ярдәмен 4 хастаханә һәм 33 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Шулай ук районда 24 мәдәният йорты, 17 китапханә һәм ике музей эшли.

Икътисад үзгәртү

12 сәнәгый ширкәт эшли.

Танылган шәхесләр үзгәртү

  • Григорий Верещагин (1851, Полом — 1930, Ижау), удмурт этнографы, язучысы, рухани, педагог.
  • Роза Яшина (1933, Русский Зязьгор ― 2022, Ижау), әдәбият белгече, тәнкыйтьче, шагыйрә, тәрҗемәче. Филология фәннәре кандидаты (1965), профессор (2002). Удмурт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1983).

Искәрмәләр үзгәртү