Квазар (инглизчә quasar: quas(i) + (st)ar – йолдыз сыман) — күзәтелә торган Галәмдә иң якты астрономик объектларның берсе. Аның нурланыш егәрлеге кайвакыт галактикабызның бөтен йолдызлары суммар нурланыш егәрлеген арттырып үти.

Җирдән 12,9 миллиард яктылык елы ераклыгында урнашкан ULAS J1120+0641 квазары, аның үзәгендә урнашкан кара тишекнең массасы 2 миллион Кояш массасына тигез.
Һаббл телескобы ярдәмендә табылган Квазарның төше

Бер фараз буенча квазарлар - ерактагы галактикаларның куәтле актив төшләре, аларның эчендә үтә массив кара тишек урнашкан, ул тышкы фәзадан тирәсендәге матдәне эченә суырып йота (аккреция) , нәтиҗәдә кара тишекнең массасы бик арта һәм куәтле нурланыш таратыла. Шушы нурланыш галактиканың барлык йолдызлары нурланыш егәрлегеннән югарырак була.

Соңгы күзәтүләр буенча күпчелек квазарлар эре эллиптик галактикалар үзәкләре янында урнашкан.

Бер теория буенча квазар - үзгәрешенең башлангыч дәверендәге галактика, аның эчендә үтә массив кара тишек әйләнә-тирәдәге матдәне йота. Галактика үзәгендә урнашкан шул кара тишекнең аккрецион дискы - көчле нурланышның чыганагы булып тора. Квазарның кызыл тайпылмасы космологик кызыл тайпылмасыннан гравитацион тайпылма кыйммәтендә зуррак.

Квазарларны Галәмнең маяклары белән чегыштыралар, чөнки алар гаять зур ераклыктан күренәләр. Квазарларны тикшерү ярдәмендә Галәмнең эволюциясе, матдәнең бүленеше, спектраль төзелеше өйрәнелә.

Сылтамалар үзгәртү