Һинд фәлсәфәсенең күпсанлы дарашаналары арасында Кашмир Шиваизмы төрле галимнәр тарафыннан идеалистик монизм буларак сыйфатлана.[1] шулай ук (абсолют идеализм, теистик монизм,[2], реалистик идеализм,[3], фундаменталистик монизм[3]) һәм шулай ук нейтраль монизм буларак сыйфатлана.[4].

Кашмир Шиваизмы
 Кашмир Шиваизмы Викиҗыентыкта
Шри Янтра.

Кашмир Шиваитлары өчен дөнья иллюзия булган Адвайта-ведантадан аермалы буларак аң феноменаль дөнья һәм Ходай арасында бердәнбер чынлык булып тора, һәм кешенең дуальлекне иллюзор аңлавы булып тора.

Кашмир шиваизмы VIII гасырда [5] — IX гасырда барлыкка килгән.[6][7] Кашмирда XII гасыр ахырына кадәр фәлсәфә һәм теология өлкәләрендә шактый нәтиҗәләргә ирешкән.[8].

Кашмир Шиваизмы өлешчә Һинд тантризмына охшаш, һәм икесенең дә ачкыч символы булып Шри Янтра тора.

Кашмир шиваизмының шулай ук «трика» дигән исеме бар.

Килеп чыгышы үзгәртү

 
Шива һәм Парвати (ул Шакти белән ассоциацияләнә), Кашмир, 10-ынчы яки 11-енче гасыр.

Кашмир Шиваизмы системасы тантрик белемдә нигезләнгән, ул Кали-Юга башына ук югалтылган булган, ул вакытта Шива Кайлаш тавы өстендә Шриканта формасын алган, анда ул өлешчә риши Дурвасага әйләнеп, аңа Бхайрава-тантра, Рудра-тантра һәм Шива-тантрада язылганча абхеданы, бхедаабхеданы һәм бхеданы кертеп аңа тантрик белемне тапшырган. Дурваса лаеклы өйрәнчекләрне бушка эзләгән, акыл көче белән ул өч угыл тудырган, иң олысына Триамбакага монистик абхеданы тапшырган һәм таратырга кушкан, бу хәзер Кашмир Шиваизмы буларак билгеле.[9]

Бу фәлсәфи системаның иң әһәмиятле текстлары булып Васугуптаның Шива-сутралары, Спанда-карика һәм Вигьян Бхайрав Тантра тора.

Төп төшенчәләр үзгәртү

Ануттара, Иң Олы үзгәртү

Ануттара — «Иң Олы», «Башлангыч», «Уздырылмаган чынлык» — Җиһанның бердәнбер нигезе.[10]

Чынлыкта иң олы Аң гына бар, аның исеме Ануттара (Парасамвит, Парамашива), ул Бердәмнең ике образының - пракашиның (Аң нурының) һәм вимаршиның (үзаң көченең) динамик бергә эшләвендә чагыла - яки Шиваның һәм Шактиның.

Практикалаучы үзен югары Аңның аерылгысыз өлеше буларак таный (шуңа күрә ысул пратьябхиджня "тану" дип атала) һәм дөньяны Бердәмнең уены (чидвиласа, кридасы) буларак күрә. Аңның шундый халәте Шиваның юмарт ихтияры тарафыннан гына чакырыла (ануграха "рәхимлек") - спонтан рәвештә, әмма даими юл (крама) да каралган - ул шулай ук Берлекнең ахыргы аңына һәм хозурлыкка илтә.[11].

Ахам, Шиваның йөрәге үзгәртү

Ахам — йөрәкнең олы чынлыкны аңлавы — саф «Мин бар»ның концентрациясе, Шиваның бүленмәгән эчке халәте, ул чагылганны тәэмин итә һәм Шактида чагыла.[12][13].

Санскрит әлифбасында а — беренче хәреф, ул Шивага туры китерелә, ха - соңгысы - Шакти, ахам аларның берлеген символлаштыра.

Спанда үзгәртү

Васугупта (860-925) тарафыннан кертелгән «спанда» төркеме еш "аңның вибрациясе/селкенүе" буларак аңлатыла. Абхинавагупта "хәрәкәтнең нинди дә булса төре" дигән аңны куллана, бу аның физик хәрәкәттән аермасын аңлата. Бу күбрәк вибрациягә яки пульсациягә охшаш, асылда экстатик, үзендә тудыручы аңны эченә ала.

Бу төркем эчендә үзәк торышны "барысы да Спанда" тезисы алып тора, ул объектив тышкы чынлыкны да, эчке дөньяны да үзенә алган мәгънәгә ия, алар икесе дә хәрәкәт булмаганда мөмкин түгел. Шул ук вакытта чик хәрәкәте пространствода һәм вакытта булмый, ә Эчке Аң эчендә була.

Спанда төркеменә салынган мәгънәне тасвирлау өчен язмалар киләсе метафораларны китерәләр: Олы Аңның (чит) киртәсез ихтияры - svātantrya, иң олы иҗади энергия - visarga, илаһиның йөрәге - hṛdaya һәм нурлы аңның океаны - cidānanda.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Kashmir Shaivism: The Secret Supreme, Swami Lakshmanjoo, pp. 103
  2. The Trika Śaivism of Kashmir, Moti Lal Pandit
  3. 3,0 3,1 The Doctrine of Vibration: An Analysis of Doctrines and Practices of Kashmir Shaivism, Mark S. G. Dyczkowski, pp. 51
  4. Ram L. P. Vimal. Emergence in dual-aspect monism // The Unity of Mind, Brain and World (Current Perspectives on a Science of Consciousness) / Alfredo Pereira Jr., Dietrich Lehmann (Editors). — 1 edition. — Printed in the United Kingdom by MPG Printgroup Ltd, Cambridge: Cambridge University Press, 2013.анг--> — P. 149-190. — 344 + xi p. — ISBN 978-1-107-02629-2.
  5. Kashmir Shaivism: The Secret Supreme, By Lakshman Jee
  6. For Kashmir Shaivism arising in the ninth century see: Basham, p. 110.
  7. The Doctrine of Vibration: An Analysis of Doctrines and Practices of Kashmir Shaivism, By Mark S. G. Dyczkowski, pp. 4
  8. The Trika Śaivism of Kashmir, Moti Lal Pandit, pp. 1
  9. Lakshmanjoo, pp. 87-93.
  10. Para-trisika Vivarana, Jaideva Singh, pages 20-27
  11. The Triadic Heart of Shiva, Paul Muller-Ortega, pag. 88
  12. санскр. (IAST) Parā-trīśikā Vivaraṇa, Jaideva Singh, page 194
  13. санскр. (IAST) Parā-trīśikā Vivaraṇa, Jaideva Singh, page 127

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү