Касыйм Ситдыйков

Касыйм Ситдыйков, Касыйм Хәсән улы Ситдыйков, рус. Ситдиков Касим Хасанович (1913 елның 17 гыйнвары, Чистай өязе, Мөслим авылы — 1945 елның 13 марты, Өченче рейх (Маҗарстан), Тюкреш хуторы) — Бөек Ватан сугышында катнашучы. Советлар Берлеге Каһарманы (1945, вафатыннан соң). капитан.

Касыйм Ситдыйков
Туу датасы 17 гыйнвар 1913(1913-01-17)
Туу урыны Казан губернасы Чистай өязе, Мөслим авылы
Үлем датасы 13 март 1945(1945-03-13) (32 яшь)
Үлем урыны Маҗарстан
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, капитан
Җитәкчелек иткән рота
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены Кызыл Байрак ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1913 елның 17 гыйнварында Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Чистай районы) Мөслим авылында туган. Туган авылында 8 классны, Чистай педагогия техникумын тәмамлаган. Шыкмай авылында тулы булмаган урта мәктәптә укытучы, уку-укыту бүлеге мөдире, директор булып эшәгән. 1933-1937 елларда Кызыл Армиядә хезмәт иткән. 1939 елда яңадан армиягә чакырылып, командирлар составын камилләштерү курсларын тәмамлаган.

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында (Көнбатыш фронт, Көньяк-көнбатыш фронт, 2нче һәм 3нче Украина фронтлары). 3нче Украина фронты 27нче армия 78нче укчы дивизия 458нче укчы полкның 2нче укчы батальоны өлкән адъютанты була. Молдова, Румыния җирләрендә сугышларда катнаша. 1944 елның мартында беренче тапкыр Советлар Берлеге Каһарманы исеменә тәкъдим ителә. 1945 елның 13 мартында Маҗарстанның Тюкреш хуторы янында танклар һәм җәяүле дошман контрһөҗүмен кире кайтарганда, рота командирын алмаштыра. Рота уксибәр уты белән дошманны җиргә ятарга мәҗбүр итә. Боҗраны бәреп кергән 3 дошман танкының 2 сен капитан Ситдыйков үзе яндыргыч сыекча шешәсе белән яндыра. Әлеге сугышта һәлак була. 1945 елның 29 июнендә (вафатыннан соң) Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә – Маҗарстанда Балатон саклану операциясе вакытында шәхси батырлык һәм каһарманлык күрсәтүе, хәрби округ белән оста җитәкчелек итүе өчен.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

 
Чистайда куелган стела
  • Чистай шәһәрендә урамга исеме бирелгән.
  • Мөслим авылында бюст урнаштырылган.
  • Чистай шәһәрендә каһарманнар аллеясында стела куелган.
  • 1965 Мөслим авылы урта хезмәт политехника мәктәбенә исеме бирелгән[1]

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  • Герои Советского Союза. Т.2. М., 1988.
  • Герои Совесткого Союза — наши земляки. Кн.3. К., 1985.
  • Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963.
  • Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. РСФСР министрлар шурасы карары 04.06.1965