Кассандра Петерсон

Касса́ндра Пе́терсон (ингл. Cassandra Peterson, 1951 елның 17 сентябре, АКШ, Канзас, Мәнһәттен) — АКШ кино актрисасы, биюче, җырчы. Кино һәм телевидениедә уйнаган Elvira, Mistress of the Dark (тат. Эльвира — Караңгылык хакиме) образы аша киң танылу алган.

Кассандра Петерсон
Cassandra Peterson
Фото
Кассандра Петерсон. 2011
Туган исеме:

ингл. Cassandra Peterson

Туган көне:

17 сентябрь 1951(1951-09-17) (72 яшь)

Туу җире:

АКШ, Канзас, Мәнһәттен

Гражданлыгы:

АКШ АКШ

Һөнәр:

биюче, кино актрисасы

Карьера:

1972 — х. в.

IMDb:

ID 0005308

elvira.com

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Эльвира булып киенгән Петерсон Лос-Анджелеста гей-парадта. 2006

1951 елның 17 сентябрендә АКШның Канзас штатында Мәнһәттен шәһәрчегендә туган, Колорадо штатының Колорадо-Спрингс шәһәрендә үскән. Балачагында, яшьтәшләреннән аермалы буларак, убыр, җен-пәриләр белән мавыга. Яшь ярым вакытта кухняда тәненең 35 % ын кайнар суга пешерә. Яшүсмер чагында ук гей-барда гоу-гоу (ингл. go-go) стилендә биюче булып эшли. Генерал Уильям Дж. Палмер урта мәктәбен тәмамлагач (1969), Лас-Вегаска китә һәм «The Dunes» казиносында шоу-гёрл булып урнаша. «Лас-Вегас тарихында иң яшь шоу-гёрлз катнашучысы» буларак, Гиннессның рекордлар китабына эләгә. Аның биюен актер һәм җырчы Элвис Пресли (19351977) күреп ала һәм кинорежиссер Гай Һэмилтонның британ суперагенты Җеймс Бонд турында «Diamonds Are Forever» (тат. Бриллиантлар мәңгегә, 1971) фильмында кечкенә (эпизодик) рольдә уйнарга чакыра.

1970 еллардан Италиядә яши һәм «I Latins Ochanats» рок-төркемендә әйдәүче җырчы булып чыгыш ясый. Италия кинорежиссеры Федерико Феллининың «Roma» (тат. Рим, 1972) фильмында кечкенә рольдә уйный.

Америкага әйләнеп кайткач, «Mammas Boys» музыкаль комедия төркеме белән ил буенча төнге клубларда һәм гей-дискотекаларда чыгыш ясап йөри. 1979 елда Лос-Анджелеста «The Groundlings» импровизацияләр труппасына керә һәм шунда Эльвира - Караңгылык хакиме (ингл. Elvira, Mistress of the Dark) образын тудыра.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

  • Ире (1981—2003 елларда) — шәхси продюсеры Марк Пирсон (ингл. Mark Pierson). Кызлары Сэди Пирсон (ингл. Sadie Pierson, 12.10.1994)

Әдәбият үзгәртү

  1. Сентябрь аенда кабынган йолдызлар. Кассандра Петерсон. «Сөембикә», 2016 ел, сентябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү