Карст, шулай ук карст күренеше (алман. KarstБалкан ярымутравындагы Карст платосы атамасы буенча) — табигый суларның тау токымнарын эретеп, үзенчәлекле рельеф формаларын һәм комплексларын хасил итүе. Карст күренеше суда җиңел эри торган тау токымнарыизвестьташлар, доломитлар, гипслар, таштозлар, мәрмәр җир өстенә якын урнашкан урыннарда очрый. Дөньяда известьташлы иң зур карст — Nullarbor Plain (Австралия). Словения карст упкыннары куркынычы буенча беренче урында, АКШ икенче урында[1].

Карст платосы (Шкоцьян, Словения)
Пуэрто-Принсеса карст елгасы (Филипин)
Пуэрто-Принсеса карст елгасы мәгарәсенә керү юлы

Карст үзенчәлекле гидрографиягә ия: җир асты суларының хәрәкәте бары тик карстлы урыннарда гына мөмкин, моңа җир асты күлләре, җир астында югалучы елгалар, коры үзәннәр, капчыксыман үзәннәр мисал булып тора.

Карст формалары үзгәртү

тискәре формалар:

  • бүрәнкәсыман чокыр
  • понор — бүрәнкә төбендәге табигый тишек
  • казанлык
  • полье
  • табигый кое
  • мәгарә
  • бушлык
  • тарлык

уңай формалар:

  • моготе — калдык (төпчек) тау
  • мозор

Моны да карагыз үзгәртү

  • Карст суы (рус. карстовая вода) — тау токымнары эрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән ярык, бушлыкларны тутыручы җир асты суы.
  • Карст бүрәнкәсе (рус. карстовая воронка) – рельеф формасы, бүрәнкәгә охшаган йомык чокыр. Урта киңлекләрдә еш очрый. Диаметры берничә метрдан берничә дистә метрга җитә. Төбендә понор (табигый тишек) урнашкан була.
  • Карст упкыны (рус. карстовая пропасть) — вертикаль юнәлештәге карст бушлыклары системасы. Авыш яки горизонталь үткелләр белән чиратлаша. Кагыйдә буларак, карст шахтасыннан башлана. Дөньяда иң тирән карст упкыны — Пиреней тауларында (Франция белән Испания чигендә) урнашкан Пьер-Сен-Мартен(рус.) (1 350 м).
  • Карст елгасы (рус. карстовая река) — карст чыганагыннан башланган яки карст мәгарәсе эченнән агучы елга.
  • Карст күле (рус. карстовое озеро) — карст чокыры, бүрәнкәсе, мәгарәсе, казанлыгы су белән тулу юлы белән барлыкка килгән күл. Карст күлләренә Онега, Ак күлне, Архангел, Түбән Новгород (Түбән Новгород) өлкәләре арасындагы күлләр, Урта Азиянең кайбер күлләрен, Балкан ярымутравындагы күлләрне кертәләр.
  • Карст коесы (рус. карстовый колодец) — йомык карст чокыры. Төзек булмаган цилиндр рәвешендә була. Тирәнлеге 20-60 м, аркылыга 10 м га кадәр җитә ала.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. Т. 13. М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-344-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү