Карача-ЕлгаБашкортстанның Кушнаренко районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 600 кешенең яшәве мәгълүм.

Карача-Елга
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Кушнаренко
Координатлар 55°12'11"тн, 55°7'29"кнч
Нигезләнгән 1739
Халык саны 600 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5, җәен UTC +6
Телефон коды 34780
Почта индексы 452245

Демография үзгәртү

1917 елда авыл хуҗалыгы сан алу вакытында Мәскәү волосте, Карача-Елга авылында 269 хуҗалыкта 1584 кеше яши. Шул исәптән 262 йортта мишәрләр яши (1543 кеше), 7 йортта – башкортлар (41 кеше).[1]

Халык саны
2010[2]
600

1979 һәм 2002 елда (76%) халык ялгыш рәвештә башкорт итеп яздырылган[чыганагы?].

Җитештерү тармагы үзгәртү

“Карача-Елга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2009 елда предприятиеның 8 сөрү тракторы (Алтай, ДТ), 3 куәтле (1 Кировец, 2 Т-150 К), 8 универсаль (Беларусь), техник культуралар өчен (рәт арасын сөрә торган) – 1 (Т-70) трактор булган. Чәчүлекләр: бодай - 570 га, арпа – 510, көнбагыш 120 га, арыш («чулпан-7» сорты) - 650.[3]

Социаль тармак үзгәртү

Амбулатория, УП (унитар предприятие) “Күмәк”

Мәгариф үзгәртү

Авылда татар урта мәктәбе эшли. 2010-11 уку елында Карача-елга мәктәбендә 100 бала укыган.

Авылның атаклы кешеләре үзгәртү

Географик урынлашу үзгәртү

  • район үзәгенә кадәр (Кушнаренко): 22 км
  • якындагы тимер юл станциясенә (Уфа): 80 км

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү