Каратауда ислам (кар. Islam u Crnoj Gori) — Каратау (Черногория, Монтенегро) территориясендә ислам. Илдәге тарафдарларының саны буенча ислам — христианлыктан соң икенче дин. 2011 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Каратау мөселманнары илнең гомум халык санының 20% ын (118 477 кеше) тәшкил итә[1]. Каратау мөселманнары — сөнниләр. Ислам динен кабул итү XV гасырның ахырында башлана һәм XX гасыр башына кадәр дәвам итә.

Солтан Морат II мәчете

Тарих үзгәртү

Ислам белән беренче очрашу Госманлы империясе яулап алуыннан бик күпкә алда була. Беренче булып, каратаулылар Урта диңгез ярларына килеп туктаган Сицилия гарәпләре (пиратлар) белән очраша.

Ислам Каратау җирләренә ныклап XV гасырда үтеп керә. Зета кенәзлеге (хәзерге Каратау җирләре) хакиме (1465—1490 елларда) Иван Црноевичның (Ivan Crnojević) венецианнар(ингл.) белән сугыш хәлендә булуыннан файдаланып, Госманлы империясе 1478 елда Каратау территориясенең зур өлешен яулап алып, Ислам динен кертә. Иван Црноевич Италиягә госманлыларга каршы көрәштә ярдәм сорап китә, уңышсызлыкка дучар булу сәбәпле, Каратауга әйләнеп кайта, Госманлы империясенә буйсынуын белдерә. Иван Црноевичның өченче улы Станиша Черноевич (Staniša Crnojević) мөселман динен кабул иткән (Искәндәр бәк исемен алган) беренче югары даирә каратау кешесе була. Иң күренекле гаиләләрнең әгъзалары ислам динен кабул итә. Шул вакыттан бирле Ислам Каратауның бер өлешендә ныклап урнаша.

Бу чорда Каратауда мөселманнарның матди мәдәнияте объектлары: мәчет, мәдрәсә (рөшдия, ибтидаи), хамам-мунча, мөсафирханә, кәрван-сарай һәм башкалар барлыкка килә. Имамнарның күбесе белем алу өчен ерактагы Ислам дини үзәкләренә — Истанбул, Мисыр, Хиҗазга (Согуд Гарәбстаны) һәм башка урыннарга бара. Госманлы империясе хакимияте вакытында хәзерге Каратау территориясендә төрле вакытта 162 мәчет төзелгән. Бу мәчетләрнең 88е фетнә, сугыш, янгын һәм җир тетрәү (1979 ел) вакытларында юк ителгән[2].

Егерменче гасыр үзгәртү

Балкан сугышларыннан(рус.) соң Каратау бәйсезлек алып, чикләрен киңәйткәч, мөселманнарга карата бик тупас һәм кырыс мөнәсәбәт урнаша. Мөселманнарның матди-мәдәни мирасы: мәчет, мәдрәсә, мөсафирханә, хәмәм һәм башкалар юк ителә. Чит илләргә, нигездә, Төркиягә 88 меңнән артык мөселман күчеп китә.

Югославия Социалистик Федератив Республикасы таркалу елларында, аның элекке республикаларында килеп чыккан хәрби вакыйгалар Каратау мөселманнарының куркынычсызлыгына хәвеф тудыра, меңләгән кеше Көнбатыш Европа илләренә мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр була[2].

Егерме беренче гасыр үзгәртү

 
Санҗакның этник картасы

Каратауда мөселманнарның матди-мәдәни мирасы бик зур: мәчет, мәдрәсә, мөсафирханә, хәмәм һәм башкалар. XX гасыр ахырында һәм XXI гасыр башында кайбер мәчетләрнең фундаментында яңалары төзелә. Бүген Каратауда 116 мәчет бар, алар белән янәшә 11 мәдрәсә төзелгән[2].

Каратау мөселманнары милләте буенча, нигездә, босниялеләр, албаннар, этник мөселманнар, мөселман каратаулылар. Алар күбесенчә Санҗак дип аталган тарихи өлкәдә (Плевля, Биело-Поле, Беране, Андриевица, Рожае, Плав җәмгыятьләрендә) көн күрә. Санҗак(ингл.) тарихи өлкәсенең Каратау ягында 420 мең кеше яши. Төбәк халкының ~52 % ы — славян-мөселманнар, ~45 % ы — христиан серблар һәм каратаулылар. Халыкның зур өлешен албаннар, чегәннәр һәм башка халыклар тәшкил итә.

Каратауның Подгорица, Тузи, Диноша, бар, Острос, Улцинь, Плевля, Биело Поле, Беране, Петница, Рожае, Плав һәм Гусине шәһәрләрендә һәм бистәләрендә (барысы 13) ислам җәмгыяте шурасы төзелгән.

2011 елда Каратау ислам җәмгыяте белән ил хөкүмәте арасында кул куелган Беркетмә нигезендә Ислам диненә Каратауда рәсми дин статусы бирелгән.

Демография үзгәртү

2011 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Каратауда ислам динен тотучы 118 477 кеше исәпләнә[3].

  • Милләтләре буенча:
    • 53 453 — босниялеләр (45,12 %)
    • 22 267 — албаннар (18,79 %)
    • 20 270 — славян-мөселманнар (17,11 %)
    • 12 758 — каратаулылар (10,77 %)
    • 5 034 — чегәннәр (4,25 %)
    • 2 003 — мисырлылар (1,69 %)
    • башкалар

Фотогалерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү