Үзбәкстанда яшәүче халык - каракалпаклар белән бутамаска

Карапапахлар
Үз аталышы

карапапаг, гарапапаг, тәрәкәмә, таракама

яшәү җире

Иран Иран
Төркия Төркия
Азербайджан Азербайджан
Гөрҗистан Гөрҗистан

Россия байрагы РФ
Теле

азәрбайҗан

Дине

ислам (сөнниләр, шигыйлар)

Кардәш халыклары:

төрки халыклар, азәрбайҗаннар

 Карапапахлар Викиҗыентыкта

Карапапахлар (үзатамалары قـﺎ ﺭﺍ ﭘﺎ ﭘﺎ ﺥ, әзери. Qarapapaqlar, Tərəkəmələr; төр. Karapapaklar, карапапаглар, гарапапаглар, тәрәкәмә[1], таракама) — Иранның төньяк-көнбатышында (Көнбатыш Азәрбайҗан останының көньягы) һәм Төркиянең иң ерак төньяк-көнчыгышында, Азәрбайҗанда (Газакъ районы), Грузиядә, Әрмәнстанда, РФдә яшәүче төрки кабиләләр төркеме. Төркиядә 68 мең кеше[2], Иранда 30 мең кеше (XXI гасыр башы, бәяләмә), Грузиядә, Әрмәнстанда, Урта Азиядә 10 мең тирәсе карапапах яши. Азәрбайҗан теленең диалектында сөйләшәләр. Иран карапапахлары — мөселманнар-шигыйлар (күбесенчә, галәвитләр), Төркия карапапахлары — күбесенчә мөселманнар-сөнниләр.

Тарих үзгәртү

 
Карапапах гаскәриләре
 
Карапапах гаскәриләре, 1901

XIX гасырның II чирегенә кадәр карапапахлар Севан күленнән төньякка таба сузылган җирлектә (Әрмәнстанның төньяк-көнчыгышы, Грузиянең көньягы, Азәрбайҗанның төньяк-көнбатышы) яшәгәннәр. Күп кенә карапапах ирләре Россия империясендә хәрби хезмәттә, калганнар фарсы кабиләләре ополчениесендә хезмәттә була.

1826-1828 елгы Рус-фарсы сугышыннан (ru) соң 800 гаилә Иранга һәм Госманлы империясенә күченәләр. Иранда Урмия күленнән көньякка таба, Төркиядә Карс тирәсендә булган җирләр бирелә. Иранда карапапахлар янәшәдә яшәүче мәмәш көрд кабиләсе белән якынайганнар, көрд мәдәниятен үзләштергәннәр.

1886 елда Карс өлкәсендә 24 мең карапапах яшәгән[3].

1892 елда карапахлар Карс өлкәсе халкының 14% ын тәшкил итә.

Россия империясендә 1897 елгы халык санын алу вакытында карапапах телен аерым тел итеп исәплиләр[4].

1926 елгы ССРБ халык санын алу мәгълүматлары буенча, Кавказ артында (башлыча Әрмәнстанда) калган карапапахлар 6 311 кеше булган[5].

1944 елда месхет төрекләре белән бергә Урта Азиягә сөрелгәннәр.

1988 елда Фәрганәдә булып узган суештан соң, аларның бер өлеше Украинага һәм Ставрополь краена күченгән яки Грузия белән Әрмәнстанга кире кайткан.

Карапапахлар түбәндәге кабиләләргә бүленәләр: теркавюн яки борчалы («хан кабиләсе» исәпләнә һәм башка кабиләләр өстеннән хакимлек итә), сарал, араплы, җан-әхмәди, чахарлы, улачлы.

Карапапахларның мәдәнияте Көнбатыш Азия халыкларыныкы белән уртак. Җир эшкәртү һәм көтүлекле мал үрчетү, бакчачылык белән шөгыльләнәләр.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 13 (Кан-Ки). М.: НИ БРЭ, 2009. ISBN 978-5-85270-344-6

Әдәбият үзгәртү

  1. Баскаков Н.А. Карапапахи, или терекеме, и изучение их языка (из материалов по азербайджанским диалектам Армении). Китапта: Краткие сообщения Института народов Азии. Вып. 65. М.: «Наука», 1964.
  2. Алиев А.И., Мамедов И.О. Об этнониме карапапах. Китапта: Ономастика Кавказа (межвузовский сборник статей). Орджоникидзе: Северо-Осетинский гос. университет им. К.Л. Хетагурова, 1980.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү