Каракүл (Татарстан)

Каракүл (рус. Кара-Куль) — Шушма елгасының сул кушылдыгы булган Ярак-Чурминка елгасының уң ярында карст җирлектә барлыкка килгән күл. Татарстанның Балтач районы Югары Шубан авылыннан көнчыгыш якта урнашкан. 1978 елның 10 гыйнварыннан «төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле». Күл Балтач районы Зур Лызи авылыннан төньяк-көнчыгышка таба 1,2 километрда урнашкан.

Каракүл
56°37′28″ т. к. 50°17'93" кч. о. (G) (T)
ИлРусия Русия
ТөбәкТатарстан
РайонБалтач районы
Мәйдан0,016 км²
Иң зур тирәнлек18 м
Каракүл (Татарстан) (Русия)
Каракүл (Татарстан) (Татарстан)

Риваять үзгәртү

Ерактан караганда күлнең суы яшькелт төстә, әмма шуңа кармастан үтә күренмәле, чиста, салкын. Якындагы чишмәләр салкын суларын коя. Яр буендагы үтә күренмәлек акрынлап күлнең уртасында серле караңгылыкка күчә. Шул сәбәптән, бәлки, матур су хәзинәсе «Каракүл» атамасын алгандыр. Элегрәк агач ботаклары, әкияттәге кебек, суга тиеп торган. Кояш аның өстен яктырта да алмаган, имеш. Кешеләр күлгә якын килергә дә курыккан.

Каракүл турында бер легенда бар. Элекке заманнарда күл Шушма елгасының икенче ягында, Ялтра агачлыгында урнашкан булган икән. Бер вакыт төн эчендә күл шушы җиргә күченгән. Шушы чиста суларда бер хатын баласын батырган икән дә, шуның өчен ярсыган күл элекке урынын калдырып киткән дип сөйлиләр[1].

Риваятьләр буенча, элек күл янында тыгыз урман булган, шуңа күрә су кара кебек тоелган, һәм шушындый исем барлыкка килгән.

Географиясе үзгәртү

Каракүл — карсттан чыккан акмый торган сулык. Сулык озынча формада. Күлнең озынлыгы — 200 м, максималь киңлеге — 130 м. Су көзгесе (су өслеге) мәйданы — 1,6 гектар. Уртача тирәнлеге — 8 метрга, максималь тирәнлеге — 18 метрга кадәр җитә.

Гидрологиясе үзгәртү

Күлнең күләме 130 мең м³. Җир асты сулары белән туена, тотрыклы. Су аз палесценция бирә, ул төссез һәм иссез, уртача каты, минеральләшүе уртача, үтә күренмәлелеге 100 см. Суның химик төре — гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы.

Ихтиофаунасы үзгәртү

Күл балыкка бай, анда: алабуга, ташбаш, карабалык, сазан, челбәрә, гаджон, толстолобик балыклары яши.

Икътисади куллану үзгәртү

Күл табигый су белән тәэмин итү чыганагы, шулай ук балык тоту һәм ял итү урыны буларак файдаланыла.

Саклау үзгәртү

Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25нче Указы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644нче карары белән ул «төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле» итеп танылган.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Озеро Кара-куль. Сайт Команды кочующих(рус.)