Кан тамырлары

Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интеккән кешеләр өчен яз-көз айлары иң куркыныч вакыт дип исәпләнә—табигать шартлары тотрыклы түгел,

Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интеккән кешеләр өчен яз-көз айлары иң куркыныч вакыт дип исәпләнә—табигать шартлары тотрыклы түгел, атмосфера басымы еш үзгәреп тора. Ә бу — кан тамырларын стресс режимында эшләргә мәҗбүр итә. Тик җәйге эсселекне дә язгы-көзге ва-Җ кыттан җиңелрәк дип әйтеп булмый.

Кан тамырлары
Сурәт
Анатомик структурасының үсеше развитие кровеносных сосудов[d]
Эчтәлеге кан
Схематик иллюстрациясе
 Кан тамырлары Викиҗыентыкта

Безнең илдә озакка барган эсселек—кагыйдәдән чыгарма, гайре табигый « хәл буларак кына күзаллана, шуңа төштән соң ял итү каралмаган, һәм юкка. Гипертониклар һәм йөрәк авыруы булган кешеләр өчен 12 дән 16 сәгатькә кадәр вакыт аеруча куркыныч икәнлеге галимнәр тарафыннан расланган. Нәкъ менә шушы вакытта һавада кислородның иң аз булганлыгы билгеләнгән. Аның җитешмәве кан тамырларының рефлектор 1 рәвештә киңәюенә, сулыш алуның ешаюына, йөрәк тибешенең артуына китерә. Моннан кан басымы күтәрелә, тын бетә башлый, баш әйләнә. Без тирлибез, ә сыеклык югалту кан куеруына китерә. Нәтиҗәдә кан йөреше 5 акрыная, организмга кан аша туклыклы матдәләр һәм кислород керү кими, кәеф начарлана, һуш китеп егылу куркынычы туа. Төшке аштан соң физик активлыкны киметү шарт. Бакча-кырларда эшне 1 туктатып торырга кирәк, кызынырга киңәш ителми. Өйдән чыкканда, кан басымыннан һәм йөрәк җиткелексезлегеннән ярдәм итәрдәй дарулар булсын. Сыеклык эчү режимын саклау мөһим. Кызу көннәрдә 2 литрга кадәр сыек- 3 лык эчәргә киңәш ителә. Әгәр сезгә шешенү янаса, көнлек сыеклык күләмен 1,5 литрга кадәр киметергә ярый. Эссе вакытта салкын су түгел, ә морс, яшел чәй яхшы эчемлек булып санала, ул бер үк вакытта кан басымын да төшерә. Алкоголь һәм тәмәке тарту куркыныч факторлар булып кала. 800-1200 мг кальций кан басымын төшерергә ярдәм итәр. Ул күрәгәдә, ин­ җирдә, балыкта, сөт продуктларында күп. Мәсәлән, 100 г эремчектә—100 мг кальций бар, 100 г швейцар сырында 600 мг. Шулай ук организмга җитәрлек кадәр калий керүе мөһим, ул күрәгәдә, инҗирдә, чикләвекләрдә күп була. Эссе вакытларда душны ешрак керегез. Әгәр кешенең һушы киткән булса, аның башына салкын компресс кую, салкынча су эчертеп күләгәле урынга 1 күчерү шарт. Эсселек вегетатив-кан тамырлары дистониясе белән интеккән кешеләр .1 өчен дә сынау булып тора. Русиядә бу афәттән халыкның 60-80 проценты интегә. Аны авыру дип исәпләмәсәләр дә, бу синдромның симптомнарын күп кешеләр бик авыр кичерә. Дистония өянәге вакытыңда кан басымы 1 «шаяра» һәм кеше бер кызыша, бер калтырый башлый. Башка кан йөгерү, тирләү, ярсу очраклары була. Бу хәл бигрәк тә җәйге эссе көннәрдә еш булып тора. Сәбәбе — туңып кислород җитмәү, су балансы бозылу. Ситуацияне җәй көннәрендә була торган яшенле яңгырлар кискенләш терергә мөмкин. Яшен вегетатив-кан тамырлары дистониясе белән интеккән 1 кешеләрнең шомлану тойгысын арттыра, дистония симптомнарын көчәйтә.

Дистония, гипертония, йөрәк авырулары белән интеккән кешеләргә 1 эссе вакытта организмны артык кызудан саклау һәм сыеклык белән ти- ешле режимда тәэмин итү таләп ителә. Әгәр сезгә вегетатив-кан тамыры дистониясе диагнозы куелган булса, отпускка китәр алдыннан үз халәте- 1 гезне объектив рәвештә бәяләргә тиешсез. Киеренкелек сизсәгез—ияләнгән климат шартларында ял итү зарур. Үзегезне яхшы хис итсәгез, көньякка | диңгезгә дә барырга ярый. Дистония булганда, диңгез суы организмны тынычландыра һәм ныгыта. Шулай да онытмагыз: кояшта озак булырга ярамый. Җылы якка бару өчен иң уңышсыз вакыт — май ахырыннан июльгә, сентябрь башыннан ноябрь аена кадәр.

Әгәр отпуск вакытында өянәк кузгалса, кичектергесез чара күрү шарт. 50 тамчы валериананы 50 тамчы элеутерококк белән болгаткач, ярты стакан суга салып эчәргә кирәк. Нинди булса да баллы ризык кабып, су эчеп куегыз, бу канда шикәрне нормальләштерер. Шулай ук чәнчә бармакны, баш артын, умырткалыкның муен бүлегенә массаж ясау яхшы нәтиҗә бирә һәм кан басымын нормага китерергә булыша.

Искәрмәләр үзгәртү