Кантилал Җиван Шаһ

Кантилал Җиван Шаһ, гади рәвештә Канти буларак мәгълүм (1922 – 22-енче октбярь, 2010). Аны Яңарыш кешесе дип тасвирлыйлар, ул гуру, тарихчы, табигать тарихы белгече, хиромант, вегетариан пешекче, фотограф, рәссам һәм сынчы, агрономия белгече һәм интеллетуал булган.
Аның турында йөзләрчә газета һәм журналларда һәм 30 илдән артык радио һәм телевидение программнарында язганнар, аңа илнең иң мәшһүр шәхесләре визит ясаган, мәсьәлән, Елизавета II һәм Тереза Анадан алып Джеймс Бондны барлыкка китергән Айэн Флемингка кадәр. Соңгысы Җиванны соңгы Бонд романында персонаж итеп керткән. Ул шулай ук кинода Омар Шәриф белән кинода актёр буларак уйнаган.
Җиван әтисе 1895 елда нигезләгән импорт-экспорт бизнесы белән идарә иткән, әмма ул күбрәк энвайронментализм һәм экотуризм пионеры буларак һәм әйдәп баручы тарихчы һәм фольклорист буларак мәгълүм. Ул төрле оешмаларда комитет әгъзасы булып торы, мәсьәлән, Alliance Francaise, Chamber of Commerce and Industry һәм Seychelles Environment Trust Fund. Хәзер 84 яшендә булып, ул яхшы кәефтә булуын гомер буена вегетариан, тартмаучы һәм эчмәүче кеше булуына рәхмәтле дип әйтә.
Ул UN Environmental Program Global 500 Roll of Honour-га кертелгән булган һәм Норвегия Патша Фәннәр һәм Хатлар Академиясе тарафыннан ат казанган. Кантилал Җиван шулай ук түбәндәгеләрдә катнашкан: Ste. Anne Marine National Park; Port Launay Marine National Park, the Protection of Shells Act (Кабырчыкларны Яклау); Animal and Bird Protection (Хайваннарны һәм Кошларны Яклау); Controlled Cropping of Seabirds' Eggs; Protection of Turtles (Ташбакаларны саклау); and the Seychelles Marine Mammal Sanctuary.
Җиван 22-енче октябрьдә, 2010 елда Виктория Хастаханәсендә, Махеда, Сейшелларда 87 яшендә үлгән һәм аның улы һәм оныгы әле дә исән.

Тышкы сылтамалар үзгәртү