Канның биохимия анализы

Биохимик анализ — кешенең сәламәтлеге турында яхшы мәгълүмат бирә торган тикшерү. Моның өчен канны венадан алалар. Кан бирү өчен, лабораториягә иртән ач тамакка килергә кирәк. Анализ нәтиҗәләре дөрес диагноз кую өчен кирәк, алар табибка оптималь дәвалау тактикасы кулланырга ярдәм итә. Хәзер аның кайбер күрсәткечләре, аларның нормасы, тайпылыш сәбәпләре турындагы белешмәне карап китәрбез.

Канның биохимия анализы
ICPC 2 идентификаторы -34
 Канның биохимия анализы Викиҗыентыкта

Гомуми аксымнан башлыйк—аның нормаль күрсәткече 65-85 г/л (1 литр-1 да граммнар саны). Бу күрсәткеч бөерләр, бавыр авырганда, ач торганда төшәргә мөмкин. Ә менә организмда сыеклык кимегәндә, ул күрсәткеч, киресенчә, күтәрелә. Авыруларга диагнозны дөресрәк кую өчен аксымның фракцияләрен — альбумин һәм глобулинның күләмен ачыклыйлар. Канда альбуминның нормаль күрсәткече — 54 %. Бу аксымнарның кимүе бөерләр, бавыр авырганда, ач торганда, пешкән вакытта күзәтелә.

Аксымның икенче фракциясе, мәсәлән, гамма-глобулинның дәрәҗәсе нормада — 12-22 %. Аның күтәрелүе хроник инфекция процессы булуын, бавыр авыруын, ә түбәнәюе—иммунодефицитлык халәте булуын күрсәтә. ,я Альфа-глобулиннарның нормасы — 2-5 %. Бу күрсәткечнең үсүе организмда кискен ялкынсыну процессы нәтиҗәсе булып тора. Альфа-2-глобулиннарның күрсәткече нормада — 7-13 %. Аларның процентлы нисбәте арту бөерләрдә патология, онкологик авырулар вакытында, ә түбәнәюе — шикәр диабеты, панкреатит авырулары булганда күзәтелә. ; Бета-глобулиннарның нормаль күрсәткече—8-15%. Аларның саны үзгәрү май алмашы бозылганда очрый.

* Анализ уздырганнан соң, пациентның кулына С-реактив аксымын күр­ сәткән бланк бирәләр. Ул сәламәт кешедә табылмый дияргә була. С-реак­ тив аксымның барлыкка килүе организмда ялкынсыну процессы булуын күрсәтә, аерым алганда, ул пневмония, аппендицит авырулары вакытында да очрый.

Ашказаны асты бизенең эшчәнлеген күрсәтүче фермент — амилазаның күләмен дә тикшерәләр. Аның кандагы нормаль күрсәткече — 0,8-3,2 Ед/л (1 литрда микъдар саны). Амилазаның күләме арту ашказаны асты бизе авыруын, аерып әйткәндә, панкреатит булуны күрсәтә, ә калкансыман бизнең функциясе бозылганда, бу ферментның күләме кими.

Гомуми билирубин пигменты бавыр эшчәнлегенең торышын күрсәтә. Сә­ ламәт кешенең канында аның күрсәткече 20,5 мкмоль/л (литрда микромоль) дән артмый. Аның артуы гепатит авыруы булганда, үт юллары ябылганда күзәтелә. Кыскасы, бу сигнал бавырда, үт куыгында барган тайпылышны күрсәтә.

Кан составының тагын бер компоненты — бәвел кислотасы. Сәламәт кешедә аның нормаль күрсәткече — 0,15-0,45 ммоль/л. Аның күләме арту подагра, бавыр авырулары булганда, бөерләр авырганда күзәтелә.

Бик күпләргә «холестерин» дигән сүз таныш. Сәламәт кеше канында аның нормасы — 3,6-6,7 ммоль/л. Аның дәрәҗәсе күтәрелү атеросклероз, миокард инфаркты, инсульт авырулары вакытында күзәтелә. Мондый сырхауга туклану буенча табиб киңәшләрен катгый рәвештә үтәргә кирәк.

Биохимик тикшерүләр вакытында диагноз кую өчен триглицеридлар күрсәткече бик мөһим. Ул организмның атеросклерозга бирешүчәнлеген күрсәтә. Канда аларның нормасы—0,43-1,81 ммоль/л. Триглицерид күләме [бавырлар авырганда, симергәндә, шикәр диабеты булганда артып китә. Шунысын да әйтергә кирәк, биохимик анализны табиб кына дөрес файдаланырга мөмкин. Тикшерү вакытында ул пациентның зарларын исәпкә алып, тикшерү нәтиҗәләренә дөрес бәя биреп, диагноз куя һәм дәва билгели.

Искәрмәләр үзгәртү