Канбәк
Канбәк — Башкортстанның Миякә районынындагы татар авылы, Богдан авыл советына карый. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 474 кешенең яшәве мәгълүм.[1] Хуҗалыклар саны - 157. Татарлар, тулы булмаган мәгълүмат буенча – 76% (2002)
Канбәк | |
---|---|
Ил | Россия |
Регион | Башкортстан |
Район | Миякә районы |
Координатлар | 53°39'49"тн, 54°34'48"кнч |
Нигезләнгән | 1729 |
Халык саны | 474 кеше |
Милли состав | татарлар |
Почта индексы | 452 071 |
Тарихи мәгълүмат үзгәртү
Канбәк беренче кат 1729 елны искә алына. Авылны Казан артыннан килгән кешеләр нигезли. 1850 белән 1880 еллар арасында алар янына Чуенчы һәм Базгыя авыллары кешеләре күченә.
Демографик хәл үзгәртү
2002[2] | 2009[2] | 2010[1] |
---|---|---|
524 | 557 | 474 |
Социаль тармак һәм җитештерү тармагы үзгәртү
«Каныбәк» АХ ҖЧҖ идарәсе, машина-тракторлар төзәтү мастерскойлары, товар-сөтчелек фермасы, ындыр, ягулык салу станциясе, тулы булмган урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, ФАП[3], кибетләр, балалар бакчасы. Урман хуҗалыгы, Миякә Балык ширкәте.
Атаклы кешеләр үзгәртү
- Нурия Ирсаева — драма актеры, С. Юлаев премиясе лауреаты (1981).
Географик урынлашу үзгәртү
- район үзәгенә кадәр (Кыргыз-Миякә): 19 км
- авыл советы үзәгенә (Богдан): 4 км
- якындагы тимер юл станциясенә (Әкчин): 35 км
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-05-12
- ↑ 2,0 2,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
- ↑ фельдшерлык-акушерлык ноктасы