Канада Арктика архипелагы

Канада арктика архипелагы (ингл. Canadian Arctic Archipelago, фр. Archipel arctique canadien) — Төньяк Боз океанындагы эре утраулар төркеме, Төньяк Американың иң төньяк яры янында, Канаданың Нунавут һәм Төньяк-Көнбатыш территорияләренә карый.

Канада Арктика архипелагы
ингл. Canadian Arctic Archipelago, фр. Archipel arctique canadien
Баффин җиренең төньяк яр буе
Баффин җиренең төньяк яр буе
75°00′00″ т. к. 90°00'00" кб. о. (G) (T)
АкваторияТөньяк Боз океаны
Утраулар саны36 563
Иң эре утрауБаффин җире
Гомуми мәйдан1 424 500 км²
Иң биек ноктасы2616 м
ИлКанада Канада
Беренче дәрәҗә АБНунавут, Төньяк-Көнбатыш территорияләр
Канада Арктика архипелагы (Канада)
Халык саны (2001 ел)13 233 кеше
Халык тыгызлыгы0,009 кеше/км²
 Канада Арктика архипелагы Викиҗыентыкта

Мәйданы — 1,3 млн. км².

Эре утраулары: Баффин Җире, Элсмир, Виктория. Кыйтга сайлыгында урнашкан. Рельефы, нигездә, тигезлекләрдән гыйбарәт, көнчыгыш өлешендәге тауларның иң биек ноктасы — 2926 м (Элсмир утравында). Нефть, табигый газ, тимер, бакыр рудасы чыганаклары бар.

Гыйнварның уртача температурасы —23°…—35°, июльнең уртача температурасы +4…+7°. Температураның абсолют минимумы —50°. Еллык явымнар саны — 100 мм (төньякта)…400—450 мм (көньяк-көнчыгышта). Мәңгелек туңлык зонасында урнашкан, бозлыклар бар. Үсемлекләр дөньясы арктика чүле (төньякта) һәм мүк-мүкчә тундрасыннан (көньякта) гыйбарәт. Утрауларда төньяк боланы, ак аю, котып төлкесе яши. Җәен кошлар күп була. Утрауларның күбесендә кеше яшәми, торак пунктларнының күпчелеге — я эскимос авыллары, я хәрби базалар, я котып станцияләре. Төп торак пунктлары: Икалуит (Фробишер-Бей), Кембриҗ-Бей, Резольют.