Камышлы районы (чуаш. Хăмăшлă районĕ, рус. Камышлинский район) — Самар өлкәсендәге, күпчелекне татарлар алып торган муниципаль район. Төп милләтләр – татарлар – 81%, руслар – 9,4%, чуашлар – 5,2%. Район зур су юлы – Сук елгасы буенда урнашкан.

Камышлы районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1991 һәм 16 июль 1928
Сурәт
Рәсми исем Камышлинский район
Дәүләт  Россия[1]
Башкала Камышлы[1]
Административ-территориаль берәмлек Самар өлкәсе[1]
Халык саны 10 638 (1 гыйнвар 2018)[2]
Административ бүленеше Сельское поселение Байтуган[d][1], Сельское поселение Балыкла[d][1], Ярмәк авыл җирлеге[d][1], Камышлы авыл җирлеге[d][1], Сельское поселение Новое Усманово[d][1] һәм Сельское поселение Старое Усманово[d][1]
Мәйдан 823,5 км²
Рәсми веб-сайт kamadm.ru
Харита сурәте
Карта
 Камышлы районы Викиҗыентыкта

Тарихи белешмә үзгәртү

Биредәге авыллар чылбырдай тезелеп Сук елгасы буена килеп урнашканнар. Бу хәл XVII гасырның икенче яртысыннан башлана һәм Икенче Кама Арты чикләү сызыгын төзү чорына туры килә. Ул Самар каласы янындагы Алексеевски крепостеннан башланып Кызыл Яр һәм Сергиевски крепостьларына, һәм таба Кичү-Чат фельдшанецы аркылы Минзәләгә сузыла. Ә Иске Ярмәк, Камышлы, Байтуган, Усман, Бакай һәм башка авыллар янындагы “Сторожевые посты Сокской охранной гряды” дип аталган күзәтү һәм дошманга каршы тору өчен корылган ныгытмалары булган таулар булган. Әлегә кадәр аларның “Торымтау”, “ Чатратау”, “Юкәлетау” кебек исемнәре сакланып килгән.

Камышлы төбәгендә Русиядә беренче булып нефть ятмалары табылган һәм аны кудыру заводы корылган. Бу эшне вулыс старшинасы Нәдер Уразмәтов башлап җибәргән. Соңрак бу җирләргә Петербурдагы Фәннәр Академиясенән Алёхин, Паллас, Рычков үзләренең экспедицияләрен оештырып тирән эзләнүләр алып барганнар. Нәтиҗәдә алебастр, күкерт, сланец һәм башка табигый байлыкларны да тапканнар.

Белешмә үзгәртү

Район үзәге Камышлы авылында район халкының яртысы яши. Авылда 5400 кеше яши. Шуның 80 проценты татарлар, калганнары – рус, мукшы, яһүд, нимесләр. Икенче зур авыл – Иске Ярмәк. Биредә татарлар гына яши. Районда барлыгы 22 авыл исәпләнә, шуларның 13 – татарлар яши торган: Яңа Ярмәк, Чулпан, Балыклы, Иске Усман һәм Яңа Усман, Татар Байтуганы, Бозбаш һәм Дәүләткол. Самар өлкәсендә тәрбиягә бала алуда Камышлы районы – беренче урында. Анда 110 гаиләдә 198 бала тәрбияләнә (ТЯ, 11 июль, 2009).

1929 елның 9 октябрендә БҮБК карары белән татарлар күмәкләшеп яши торган районда Байтуган милли (татар) районы төзелгән. Аңа өлкәнең төньяк-көнчыгыш өлештә, Сук башланган яктагы авыллар кергән. 1937 елда (райүзәк күчерелү сәбәпле) район исеме Камышлыга үзгәртелә.

1962 елда Камышлы районы бетерелеп башта Похвистнево районына, аннары Келәүле районына кушылды. 1991 елны өлкә татарлары үтенече белән Камышлы районы яңадан торгызылды.[3] Шул елдан район мәктәпләрендә татар, чуаш һәм чит телләр укытыла башлады. Районның хәзерге җитәкчесе Баһаветдинов Рафаэль 2009 елны халык тарафыннан сайлап куелды.

Милли состав үзгәртү

  1. татарлар — 9 613 кеше (81 %)
  2. руслар — 1 115 кеше (9,4 %)
  3. чуашлар — 617 кеше (5,2 %)
  4. эрзяләр — 176 кеше (1,48 %)
  5. украиннар — 93 кеше (0,78 %)
  6. әзериләр — 93 кеше (0,78 %)

Икътисад үзгәртү

Камышлы районында 10 күмәк хуҗалык, игенче хуҗалыклар ассоциациясе, 26 игенче-фермер хуҗалык. Сәнәгать тармагында Камышлы промкомбинаты һәм Камышлы сөт заводы урын алган. Ике транспорт хуҗалык: «Автотранспорт ширкәте» һәм «Камышлы Агропромтранс».

Мәдәният үзгәртү

Камышлы районында татар халык театры, «Ак каен» фольклор ансамбле, «Нур» телекомпаниясе. Район газетасы «Камышлы хәбәрләре» («Камышлинские известия»).

Танылган шәхесләр үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү