КамыллыТатарстан Республикасының Кайбыч районында Ырым елгасына Камыллы елгасы койган урында урнашкан авыл.

Камыллы
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Кайбыч районы
Координатлар 55°20'24"тн, 47°40'12"кнч
Нигезләнгән 1920-еллар
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 42 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав керәшеннәр, тәңречеләр
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 422337
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Камылово

Тарих үзгәртү

19 гасырда Иске Тәрбит авылы кешеләре тарафыннан нигезләнгән.

1927 нче елда Иске Тәрбит авылыннан 60 хуҗалык буш урынга күчеп килә. Килү сәбәпләренең берсе булып Иске Тәрбит җирләренең ерак булуы һәм кешеләрнең монда килеп эшләп йөрүенең мәшәкатьле булуында. Күченеп килүчеләрнең күбесе яшьләр була. Җирне шобага салып бүлгәннәр. Иген җыеп алынган буш камыллар өстендә күченеп килгән халык йорт җиткерә. Шулай итеп авыл Иске Тәрбиттән 4 чакрым ераклыкта көньяк- көнбатышта Ырым елгасының уң ягында салына. Авылга “Камыллы” дигән исем бирәләр.

1930-31 нче елларда монда күчкән кешеләр аерым күмәк хуҗалык булып оешалар. «Искра» колхозы төзелә. Бу колхозда ике бригада була. Аның беренче председателе итеп Иванов Яков Иванович билгеләнә. Кыска вакыт эчендә авылда кибет, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, клуб барлыкка килә. Камыллы мәктәбендә Галина Медова, Екатерина Смирнова, Матрена Кузьминалар укыта. Кибетче булып озак еллар Елизавета Осипова эшли.

Сарыклар, атлар үрчетелә. Ат абзары, сарык фермасы, механика остаханәсе, ындыр табагы, складлар төзелә. Тегермән эшли башлый

1970-80 нче елларга кадәр тормыш кайный. Аннан соң әкренләп авылдан яшьләр шәһәргә китә, укучылар Иске Тәрбит авылына йөреп укый, клуб та ябыла, тора бара фермалар бетерелә. Кызганычка каршы, хәзер Камыллы авылында авылында бары тик 1 кибет бар.

Төп халкы үзгәртү

Төп халкы – керәшен татарлары. Чуашстанның Канаш районы Яманово, Тобурданово авыллары белән чиктәш урнашканга, әлбәттә инде, катнаш гаиләләр дә күп корыла.

Танылган шәхесләре үзгәртү

  • Иван Микусев — медицина фәннәре докторы, профессор, Казан медицина институтының травматология һәм ортопедия кафедрасы җитәкчесе, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган табибы. Татарстанның фән һәм мәгариф өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты.
  • Юрий Микусев — медицина фәннәре докторы, профессор, Казан медицина институтының физиотерапия һәм сәламәтләндерү физкультурасы кафедралары җитәкчесе.Татарстанның атказанган табибы. Физиотерапия һәм сәламәтләндерү физкультурасы өлкәсендә беренче тапкыр лимфалар системасын тикшерү юлларын уйлап таба.

Демография үзгәртү

Халык саны
1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010 2011
385 327 286 223 261 145 82 50 63 42

Төп милләтләр (2010 елгы җанисәп буенча): татарлар (98%), чуашлар (2%).

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Иске Тәрбит мәктәбе музеендагы "Авыллар тарихы" альбомы.