Камчатка ярымутравы — Азиянең төньяк-көнчыгышындагы ярымутрау. Россия Федерациясенең Камчатка краена карый.

Камчатка
57°00′00″ т. к. 160°00'00" кч. о. (G) (T)
Юа торган акваторияләрОхот диңгезе, Беринг диңгезе, Тын океан
Мәйдан270 000 км²
ИлРусия Русия
Беренче дәрәҗә АБКамчатка крае
Камчатка (Русия)
 Камчатка Викиҗыентыкта

Тын океан, Охота һәм Беринг диңгезләр сулары белән юыла. Озынлыгы 1200 км. Мәйданы 370 мең км². Үзәк өлешен Урта һәм Көнчыгыш тезмәләре кисеп үтә, алар арасында Үзәк Камчатка түбәнлеге һәм Камчатка елгасы урнашкан. Камчаткада 160 тан артын янартау (шул исәптә 28 гамәлдәге) бар. Иң биек ноктасы 4750 м — Ключевская Сопка. Кайнар минирәл чыганаклар һәм гейзерлар бар.

Климат, нигездә, уртача мәүсим климаты. Февральнең уртача температурасы —13°, августныкы 12°. Еллык явмнар саны 600—1000 мм. Сирәк наратлыклар һәм ылыслы урманнар белән капланган. Төньякта — тундра. Кроноки тыюлыгы бар.