Камил Якуб

(Камил Якупов (1894) битеннән юнәлтелде)

Камил Якуб (Камил Лотфыйрахман улы Якупов, 21 март 1894(1894-03-21), Татар Әбдекәе, Бөгелмә өязе, Самар губернасы, Россия империясе1919, Казан, РСФСР) — инкыйлаб хәрәкәте эшлеклесе, большевик, Татарстанда совет хакимиятен урнаштыру өчен көрәшче.

Камил Якуб
Туган 21 март 1894(1894-03-21)
Татар Әбдекәе, Бөгелмә өязе, Самар губернасы, Россия империясе
Үлгән 1919
Казан, РСФСР
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе

 Камил Якуб Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1894 елның 21 мартында Самар губернасы Бөгелмә өязе Әбдәкәй авылында (хәзерге вакытта Каменка авыл җирлеге, Шенталы районы, Самара өлкәсе территориясендә) туган.

Башта ул Чистайда белем ала, 1909-1914 елларда Казан Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укый. Бер үк вакытта официант булып эшли, үз-үзенә белем бирүгә күп вакыт бирә.

1915 елда армиягә алына, мөселман солдатлары арасында революцион эш алып бара. 1917 елның язында РСДРПга(б) керә. Беренче Бөтенроссия мөселман съезды делегаты (Казан), Мөселман социалистик комитеты эшендә актив катнаша, матбугатта басыла, солдатлар һәм эшче татарлар алдында чыгыш ясый.

Октябрь революциясеннән соң I Бөтенроссия мөселман коммунистлары съездын оештыручыларның һәм актив катнашучыларның берсе була. 1918-1919 елларда - Үзәк мөселман коллегиясенең сәяси бүлеге әгъзасы һәм Башлыгы, РКП(б) ҮК каршындагы көнчыгыш халыклары коммунистик оешмасының үзәк бюросы әгъзасы.

1919 елның 25 июнендә һәлак була — күтәрелеп чыккан татар запас батальоны солдатлары белән сөйләшүләр вакытында үтерелә.

Хәтер үзгәртү

1917 елда милли типография базасында Камил Якуб исемендәге китап фабрикасы оештырыла. 1953 елда - Камил Якуб исемендәге матбугат комбинатына үзгәртелә. 1973 елның декабрендә «Татполиграф» типографиясе белән берләштерелә һәм Камил Якуп исемендәге полиграфия комбинаты итеп үзгәртелә[1].

Казанның бер урамы Камил Якуб исемен йөртә[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • [ Якубов Камиль Лотфирахманович] — ЗСЭ