Камил Мотыйгый (Төхфәтуллин Камил Мотыйгулла улы, 1883-1941) - татар журналисты, җырчы (баритон), нәшир. 1883 елда Җаек шәһәрендә мулла, укытучы Мотыйгулла Төхфәтуллин гаиләсендә туа.

Камил Мотыйгый
Туган 9 март 1883(1883-03-09)
РИ, Җаек өлкәсе, Җаек өязе, Җаек
Үлгән 26 гыйнвар 1941(1941-01-26) (57 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Һөнәре журналист, җырчы (баритон), нәшир
Җефет Зарифә
Балалар Рәисә, Дәүләт, Рәфкат, Хәмит
Ата-ана
Кардәшләр Галия Кайбицкая

 Камил Мотыйгый Викиҗыентыкта

1905-1907 елларда "Әлгасрелҗәдид", "Уклар" журналларынының, "Фикер" гәҗитенең мөхәррире һәм нәшире. "Уралец" гәҗитенең нәшире. "Яңа тормыш" гәҗитен оештыручылардан.

1909-1917, 1925-1929 елларда концерт эшчәнлеген алып бара.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Зарифә, кызы Рәисә, уллары Дәүләт (опера җырчысы, театр факультетын тәмамлаган), Рәфкат, Хәмит (опера җырчысы; Хәмитнең хатыны Хөснурый, кызы Надия).[1]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү