Люси́ Семпли́с Ками́ль Бенуа́ Демуле́н (фр. Lucie-Simplice-Camille-Benoît Desmoulins; 2 март 1760, Гюиз — 5 апрель 1794, Париж) — француз адвокаты, журналист һәм революционер. 1789 елның 14 июлендә, Бөек француз революциясе башлануга нигез салучы. Кордельер лидерларның берсе. Террор чорында җәзаланган.

Камиль Демулен
Туган 2 март 1760(1760-03-02)[1][2][3][…]
Гиз (Эна)[4]
Үлгән 5 апрель 1794(1794-04-05)[1][2][3][…] (34 яшь)
Париж, Франция[4][5]
Үлем сәбәбе башсызландыру[d]
Күмү урыны кладбище Эрранси[d] һәм Катакомбы Парижа[d]
Ватандашлыгы Франция
Әлма-матер Бөек Лүдовик литсие[d]
Һөнәре журналист, сәясәтче, адвокат
Сәяси фирка кордельеры[d]
Җефет Люсиль Демулен[d]

 Камиль Демулен Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Белемне Бөек Людовик лицеенда ала, анда Максимилиан Робеспьерның сыйныфташы һәм иптәше була һәм антик республика рухына хөрмәт белән сугарыла.

1785 елда парламент янында адвокат була. Тотлыгып сөйләүгә карамастан, ул искиткеч оратор була.


1789 елның 12 июлендә, Неккерның отставкага китүе турындагы хәбәр Парижда дулкынлану уята, Демулен Пале-Рояльдә халыкка мөрәҗәгать итә, аны коралга чакыра; ул беренче булып үзенең эшләпәсенә агачтан яшел яфрак беркетә (өмет төсе). Бу чакыру Бастилиянең җимерелүенә беренче этәргеч бирә.

1789 елның июленең икенче яртысында нәшер ителгән («Ирекле Франция») трактатында Демулен республика игълан итүне таләп итә.


1789 елның көзеннән 1791 елның июленә кадәр Демулен Les Révolutions de France et de Brabant («Франция һәм Брабант революциясе") исемендә памфлетлар җыелышын чыгара.

1790 елның 29 декабрендә Люсиль Ларидон-Дюплессига өйләнә; аерым алганда, Робеспьер, Петион, Бриссо һәм Луи-Себастьян Мерсье никах теркәү шаһитлары була.

Кордельерлар клубына нигез салучы буларак, Демулен шәхсән аның бистләре белән җитәкчелек итте һәм юстиция министры каршындагы Дантоне секретаре урынын били

Демулен Париж шәһәреннән депутат исемендә конвентта Тау партиясенә карый, ләкин артык ышанычлылык һәм тотрыксызлык аркасында йогынтылы роль уйнамый.

Людовик XVI процессында патшаны җәзалау ягында тора; Fragment de l ' histoire de la Révolution памфлетында жирондистлар үлеменә ялган белән булышлык итә; эбертларга каршы иҗтимагый коткару комитеты көрәше вакытында, 1793 елның декабрендә Демулен Le Vieux Cordelier («Старый кордельер») журналын чыгара башлый, анда шәфкатькә өнди башлый; Робеспьер аны якламый башлый. Демулен революцион трибунал белән хөкем ителә һәм Дантон белән бергә җәзалана.

Аның хатынын, Люсиль Демуленны, бер атнадан — 1794 елның 13 апрелендә гильотинала җәзалаганнар

Демулен масон була[6] һәм масонларның «Девять Сестёр» ложасына керә[7].

Кинода үзгәртү

  • «Наполеон» (немой, Франция, 1927) — Роберт Видалин[fr]
  • «Дантон» (1982) — Патрис Шеро
  • «Французская революция» (1989) — Франсуа Клюзе
  • «Джефферсон в Париже» (1995) — Венсан Кассель

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Sycomore / Assemblée nationale
  3. 3,0 3,1 Encyclopædia Britannica
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Демулен Камиль // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. 5,0 5,1 Чешская национальная авторитетная база данных
  6. Dictionnaire de la franc-maçonnerie / Daniel Ligou, ed. — Paris: Presses Universitaires de France, 1987.
  7. Une loge maçonnique d’avant 1789, la loge des Neuf Sœurs. — Paris: Les Editions Maçonnique de France, 1989.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү