Калып:Баш бит/Сайланган мәкалә

Норлат муниципаль районы (Нурлат районы, рус. Нурлатский район, 1930—1997 елларда — Октябрь районы) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә (муниципаль район). Административ үзәге — Норлат шәһәре. 2020 елга район халкы саны 58 290 кеше тәшкил итә, шул ук вакытта аларның кимендә 33 меңе район үзәгендә яши. Гомуми мәйданы 2308,9 м2 булган социаль-икътисадый үсеш алган муниципаль район Татарстан Республикасының көньягында, Көнбатыш Кама аръягы һәм Самара Идел аръягы территориясендә, Олы Сөлчә елгасының түбән агымында урнашкан.

Район тарихы Идел буе һәм Чулман буе Болгар чоры белән тыгыз бәйләнгән. Норлат шәһәре элек төрле исемнәргә ия булган: Көньяк Норлат, Норлат-Октябрь, район үзе 1930 елдан 1937 елга кадәр Октябрь районы дип аталган. Районның төп табигый ресурсы — район икътисады өчен хәлиткеч әһәмияткә ия булган нефть. Ә төп икътисади тармаклар — нефть чыгару, эшкәртү сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы.

↪ Дәвамы