Калифорния (ярымутрау)

Калифорния яки Түбән Калифорния (ингл. Lower California Peninsula, исп. Península de Baja California) — Төньяк Американың көнбатыш өлешендәге ярымутрау. Калифорния култыгын Тын океаннан аерып тора.

Калифорния
29°00′00″ т. к. 114°00'00" кб. о. (G) (T)
Юа торган акваторияләрКалифорния култыгы, Тын океан
Мәйдан144 000 км²
ИлМексика Мексика
Калифорния (ярымутрау) (Мексика)
 Калифорния Викиҗыентыкта

Озынлыгы 1200 км, киңлеге 80—250 км. Мәйдан як. 144 мең км². Яр буйлары тәбәнәк. Көньякта чиктәш утраулар һәм кулай бухталар күп.

Рельефы таулы, иң биек ноктасы 3078 м (Ла-Энкантада тавы). Вулканик вә кристалл массивлардан гыйбарәт. марганис вә бакыр мәгъдәне чыганаклары бар. Климаты — эссе тропик, коры. Явымнар саны — 250 мм. Чүл вә ярымчүл үсемлекләре үсә. Тауларда урманнар очрый. Җирле халык җәйләү терлекчелеге, авыл хуҗалыгы, бакчачылык, балык тоту белән шөгыльләнә.