БерклийКалифорний / Californium (Cf) Эйнштейний
Атом номеры 98
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
[251,0796] а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 15,1 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы 900 кДж/моль
Кайнау температурасы K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Калифорний (лат. Californium, Cf) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 98. Ясалма радиоактив химик элемент, актиноидларга карый. Массасы 237—256 сан белән радиоизотоплары билгеле. Тотрыклы изотопларга ия түгел[1].

Символы үзгәртү

Калифорний элементының символы — Cf (Калифорний тип укыла).

Тарихы үзгәртү

Бу элемент беренче тапкыр 1950 елда Берклидагы Лоуренс Милли лабораториясендә (элек Калифорния университеты Радиация лабораториясендә) кюрийны альфа-кисәкчәләр (гелий-4 ионнары) белән аттырып синтезланган. Актиноид, алтынчы трансуран элемент, шуңа кадәр синтезланган теләсә-нинди элементның иң югары атом массасына ия, ул күз белән күрер күләмдә (эйнштейнийдан соң). Элемент Калифорния штаты һәм шул штаттагы университет исеме белән аталган. Бу ясалма элемент 1950 елда америка физиклары С. Томпсон, К. Стрит , А. Гиорсо һәм Г. Сиборг тарафыннан Берклиның Калифорния университеты карамагында 242Cm тизләтелгән α-кисәкчәләр белән нурландырып алынган[1].

Калифорнийның беренче каты берләшмәләре — 249Cf2O3 һәм 249CfOCl 1958 елда җитештерелгән.

Исеменең килеп чыгышы үзгәртү

Беркли шәһәрендәге Калифорния университеты хөрмәтенә бирелгән, элемент шул шәһәрдә алынган булган. Авторлар язуынча, алар бу исемдә гасыр элек Америка ачучыларга Калифорнияга җитү ничек авыр булса, яңа элемент ачылуы да шундый ук авырлык белән бирелүен күрсәтергә теләгәннәр.

Чыгарып алу үзгәртү

Бер грамм калифорний җитештерү өчен атом-төш реакторыплутонийны яки кюрийны озак вакыт — 8 айдан алып 1,5 елдан кадәр нурланышка дучар итәләр. Соңынан килеп чыккан нурланыш продуктларынан калифорнийны химик юл белән аерып алалар.

Металлик калифорнийны литий белән CfF3 калифорний фторидынан тергезеп алалар:

 

яки Cf2O3 калифорний оксидын кальций белән:

 .

Башка актиноидлардан калифорнийны экстракцион һәм хроматографик ысул белән аералар.

Физиологик тәэсире үзгәртү

252Cf радионуклиды бик нык радиотактив агулы. Ачык су ятмалары суында ПДК 1,33×10−4 Бк/л.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү