Каал яки Кала (Санскрит телендә: काल) (Әйтелеше:|kɑːˈlə|); (Тамил телендә:|காலம்)Калып:IPA audio link каалам яки каала) Санскрит телендә кулланылган сүз, ул "вакыт" дигәнне аңлата.[1] Тамил сүзе каалам вакытта дәвам итү (интервал) дигәнее аңлата.Калып:Fact Ул шулай ук Илаһның исеме, бу мәгънәдә ул (kāla) ягъни "кара" дигәнне аңлата. Ул еш Яма формаларының төрле исемнәренең берсе буларак еш кулланыла. Каал/Каала шулай ук Пространство-вакыт концепциясе буларак кулланыла. Йогик Системада ул Пространство-Вакыт концепциясе буларак мәгълүм һәм ул бер төшенчә, ә ике Пространство (караңгылык) һәм Вакыт түгел.
Һинд динендә безнең дөнья Үлем (Кала) манифестациясе булып тора, ул шулай ук Вакыт буларак мәгълүм. Кала бөтен нәрсәне дә ашый. Бар нәрсә аның өчен ризык. Еланнар Каланың, һәм шулай итеп, вакытның символы булып тора.

Джабунг гыйбадәтханәсе нишасы өстендә кисеп ясалган Кала башы, Көнчыгыш Ява.

Этимологиясе үзгәртү

Монье-Уильям киң кулланылган Санскрит-Инглиз сүзлегендә[2] (kāla) формасы белән ике төрле сүз бар.

  • (kāla) 1 "кара, яки караңгы төстә, куе-зәңгәр ..." дигәнне аңлата һәм аның хатын-кыз формасы бар, ул (ī) белән бетә – (kālī) – бу (Панини галиме эшләрендә очрый, 4-1, 42.
  • (kāla) 2-нең мәгънәсе "фиксацияләнгән яки дөрес вакыт ноктасы, вакыт пространствосы, вакыт пространствосы, вакыт ... тәкъдир, тәкъдир ... үлем" һәм аның хатын-кыз формасы бар (ул кушылган сүзләр ахырында бар) (ā) белән бетә, ул (Ригведа)да, (Пратисакхья)да сүзгә алына. Һинд дине вакыт үлчәү берәмлекләрендә, бер kālá 144 секунд дигәнне аңлата.

Монье-Уильям буенча, (kāla) 2 фигыль тамыр (kal)дан килеп чыккан, ул "исәпләргә" дигәнне аңлата, шул ук вакытта (kāla) 1-нең мәгънәсе билгесез, ул мөгаен шул ук нәрсәне аңлата.[2]

Илаһ буларак үзгәртү

Махатмья һәм Сканда Пурана язмаларда Ходайлар һәм Алиһәләргә карата, (kāla) 1 һәм kāla 2-нең мәгънәсен ачык аерып булмый. Шулай итеп, Венди Дониджер, Сканда Пуранадан Шива һәм Парвати арасындагы әңгәмәне тәрҗемә иткәндә, әйткәнчә Махакала-ның мәгънәсе " 'Бөек Үлем' ... яки 'Бөек Кара' дигәнне аңлата".[3] Һәм "Дэви Махатмья"ның Һинду тәрҗемәчесе Свами Джагадишварананда, Кала-ратриның хатын-кыз кушылма сүзен чыгара (монда ратри "төн" дигәнне аңлата) яки "караңгы төн яки периодик эрү".[4]

Барлык нәрсәне җимерүче Шәхес формасында Вакыт буларак, Кала Үлем илаһы, аны кайвакыт Яма белән идентификациялиләр.

Эпосларда һәм Пураналарда үзгәртү

Кала шәхессез илаһ буларак Махабхаратада, Рамаянада, һәм Бхагавата Пуранада очрый. Махабхаратада төп каһарманнарның берсе Кришна үзен шәхес формасындагы Вакыт буларак ача. Ул Арджунага Курукшетра Сугышының сугыш кырында ике як та инде юк ителгән икәнне раслый. Эпосның ахырында бөтен Яду династиясе (Кришнаның гаиләсе) охшаш рәвештә юк ителә. Хикәя Пандава иртуганнарның соңгысының Юдхиштхираның Күккә үзенең кеше формасында керүе белән бетә. Күктә Юди хикәянең барлык кешеләрен, ул күрә алмый кешеләрне дә, яраткан кешеләрне дә күрә, һәм аларның барысын да күрергә шат. Ул шуннан соң аларның трансцедент Галәм формаларын күрә, Кришнаны Вишну буларак, Драупадины Ума буларак һәм әсәрнең катнашучылары кеше формасындагы илаһлар булганын аңлый. Юди шуннан соң ачылыктан арына һәм мәңге Күктә яши, бу бәхетле ахыр була.

Кала Рамаянаның Уттара Кандасында бар, ул Үлемнең (Ямараджның) юллама тапшыручысы була. Хикәянең ахырында Вакыт, котылгысызлык яки ихтыяҗлык формасында Рамага аның Җирдә хөкем сөрүе хәзер беткән турында игълан итә. Трюк яки дилемма аша, ул Лакшамананың үлемен китереп чыгара һәм Рамага ул Илаһлар Патшалыгына кайтырга дип игълан итә. Лакшмана Раманың алкышы белән китә һәм Рама Күккә кайта.

Вакыт Бхагавата Пуранада бөтен барлыкка китерелгәннең котылгысыз үзгәрүе өчен җаваплы көч буларак очрый. Пурана буенча барлыкка китерелгән барлык әйберләр иллюзор, һәм шуңа күрә барлыкка китерелүгә һәм аннигиляциягә дучар. Охшаш рәвештә Вакыт Илаһның манифестацияләнмәгән аспекты буларак таныла, ул Бөтен Дөньяның бетүеннән соң Брахма яшәү ахырында кала.

Чайтанья Махапрабхуның биографиясендә Гаудия Вайшнава тексты Чайтанья Бхагаватада Вакыт ахырында Балараманың авызыннан килеп чыккан ут, ул Каланкала яки "Вакыт уты".[5][6]

Вишну Пуранада расланганча, шулай ук Вакыт (кала) ул Вишнуның дүрт беренчел формаларының берсе, башкалары (Прадхана), күренә торган матдә (вьякта), һәм Рух (Пуруша).[7][8]

Бхагавад-Гитада үзгәртү

Бхагавад-Гитада 11.32, Кришна кала формасын ала, бу җимерүче, ул Арджунага Пандавалардан башка ике яктан барлык сугышчылар да үтереләчәген игълан итә:

कालो ऽस्मि लोकक्षयकृत् प्रवृद्धो लोकान् समाहर्तुम् इह प्रवृत्तः ।

Бу шигырьнең мәгънәсе: "Мин вакыт (kāla), бөтен дөньяларның бетерүчесе, һәм мин монда барлык кешеләрне юк итү өчен килдем."[9] Бу фраза аны 1945 елда беренче атом бомбасын шартлатуда Мәнһәттен проектында Дж. Роберт Оппенхаймер цитата буларак китергән өчен мәшһүр.

Башка мәдәниятләрдә үзгәртү

Ява мифологиясендә, Батара Кала ул җимерү Ходае. Ул гаять зур һәм көчле Ходай, аны алып буларак сурәтлиләр, ул Ходайлар патшасы Шива спермасыннан туган.

Боробудурда басыкычларга капка, бик зур баш белән бизәкләнгән, шуңа күрә капка алыпның ачык авызына охшаган. Ява традицион биналарның башка күп капкалары шул ук бизәкле. Явада мөгаен иң тәфсилле Кала Бите Чанди Каласанның көньяк ягында.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Roshen Dalal (5 October 2011). Hinduism: An Alphabetical Guide. Penguin Books India. pp. 185–. ISBN 978-0-14-341421-6. https://books.google.com/books?id=DH0vmD8ghdMC&pg=PA185. Retrieved 19 December 2012. 
  2. 2,0 2,1 Sanskrit and Tamil Dictionaries, archived from the original on 2008-01-26, retrieved 2018-09-29 
  3. Doniger O'Flaherty, Wendy; Hindu Myths; Penguin, 1975; [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-14-044306-1]] footnote to page 253.
  4. санскр. (IAST) Jagadīśvarānanda trans; Devi Mahatmyam (Sanskrit and English); Sri Ramakrishna Math, Madras, 1953; chapter 1 verse 78.
  5. Thakura, Vrndavana Dasa. Chaitanya-Bhagavata. Translated by Sarvabhavana Dasa. pp. 203. 
  6. A Thousand Names of Lord Balarama.
  7. Wilson, Horace H. (1840). "Preface". The Vishńu Puráńa: A System of Hindu Mythology and Tradition. pp. ix. 
  8. Roy, Janmajit (2002). "Signs and Symptoms of Avatārahood". Theory of Avatāra and Divinity of Chaitanya. New Dehli: Atlantic Publishers & Distributors. pp. 66. 
  9. See text and translation