«Хайтарма» (кырымтат. Qaytarma«Кайту») — режиссер Ахтем Сейтаблаевның кырым татар халкының тарихи чорына багышланган тарихи хәрби драматик нәфис фильмы. Фильм 1944 елның маенда булып узган чын вакыйгаларга — кырым татарларын депортацияләүгә багышланган. Картинаның төп герое — хәрби очучы-истребитель, гвардия майоры, икеләтә Советлар Берлеге Герое Амет-Хан Султан (актер — Ахтем Сейтаблаев).

Кайтарма
Сурәт
Атама Qaytarma
... хөрмәтенә аталган хайтарма[d]
Төп тема Әмәт-Хан Солтан һәм Кырым татарлары депортациясе
Жанр тарихи фильм[d], хәрби фильм[d][1] һәм dramatik film[d]
Чыгыш иле  Украина
Чыгыш теле кырымтатар теле һәм рус теле
Чыгару датасы 18 май 2013[2]
Режиссер Сейтаблаев, Ахтем Шевкетович[d]
Рольләрдә Сейтаблаев, Ахтем Шевкетович[d]
Кинооператор Иванов, Владимир Игоревич[d]
Продюсер Ленур Ислямов[d]
Җитештерүче ширкәт ATR
Озаклык 87 минут
Төс төсле[d]
Тарату төре Video on Demand[d]
Рәсми веб-сайт haytarma.ru

Фильмның премьерасы 2013 елның 17 маенда Симферопольдә үткән. Фильмга карата реакция төрле булган һәм аның премьерасы скандалдан башланган.

Сюжеты үзгәртү

Картина кырым татар халкы тарихындагы фаҗигале датага — 1944 елның 18 маена, — сталинның кырым татарларын туган җирләреннән депортацияләү операциясе башлануын хикәяли.

Фильм сюжеты үзәгендә — хәрби очучы-истребитель, гвардия майоры, икеләтә Советлар Берлеге Герое Солтан Амет-Хан.

Фильмдагы вакыйгалар 1944 елның 9 маенда Севастополь кырындагы аэродромда башлана. Бөек Ватан сугышы бара. Совет гаскәрләре Кырымны фашист баскынчыларыннан азат итәләр. Севастополь өчен барган һава сугышларында Амет-Ханның дусты һәм напарнигы, Андрей исемле очучы һәлак була.

1944 елның 16 маенда, Севастопольне азат иткәннән соң Амет-Хан Султан үзенең фронтташ дуслары Вовка һәм Франсуа белән туган Алупкасына өч көнлек отпускка кайта, шунда үзенең күп санлы туганнары белән очраша. Ә 1944 елның 18 маенда иртәнге сәгать 4-тә аның күз алдында туган кырым татар халкын, шулар арасында аның бөтен туганнарын да, Кырымнан сөрү операциясе башланган...

Премьера һәм бәяләү үзгәртү

2013 елның 17 маенда, кырым татар халкын депортацияләүгә 69 ел тулуы алдыннан фильм бетренче тапкыр (премьера) күрсәтелгән. QHA Информагентствосының премьераны кырым калаларының ике телдәге атамалары аша алдан игълан иткән: «Теләгәннәр бу фильмны Симферопольдә/Акъмесджит, шулай ук Кырымның Белогорск/Карасубазар, Керчь, Севастополь/Ак-Яр, Судак, Феодосия/Кефе һәм Евпатория/Кезлев калаларында карый ала». «Хайтарма» фильмының премьерасына мәҗлес лидерлары, Украина Югары радасы депутатлары Мостафа Джемилев, Рефат Чубаров, автономия хөкүмәтенең вице-премьеры Георгий Псарев һәм Азиз Абдуллаев, Киев кунагы — кеше хокуклары буенча парламент комитеты башлыгы Валерий Пацкан катнашкан. Премьерага мактаулы кунаклар сыйфатында Мәскәүдән хәрби летчиклар һәм икеләтә Советлар Берлеге Герое Амет-Хан Солтанның хәрби лачыннары чакырылган.

«Хайтарма» нәфис тасмасын тәүге күрсәтү (премьера) скандалдан башланган: Симферополь шәһәренең «Галәм» кинотеатры сакчылары Мәҗлескә оппозицияда торган «Милли Фирка» (2006) татар җәмәгать оешмасы вәкилләрен фильмны карарга кертмәгән. Генераль консулы Владимир Андреев, фильмны үзе карамаса да, фильмда вакыйгалар бер яклы гына яктыртылган һәм совет җитәкчелегенең депортация турындагы карары барлыкка килүенең сәбәбен ачып бирми дигән нәтиҗә ясаган:

Бүләкләре үзгәртү

  • 2013 ел — «Иң яхшы уен фильмы» номинациясендә Украина кинематографислары Милли берлеге премиясе лауреаты;
  • 2013 ел — халыкара Трускавец халыкара кинофестивале гран-приена ия.б
  • 2014 ел — 2013 елның «СНГ һәм Балтия илләренең иң яхшы фильмы» Россия Федерациясе милли «Ника» кинопремиясе лауреаты («Экскурсантка» фильмы белән бергә (Литва)[3][4].
  • 2014 ел — Италия шәһәре Термолида уздырылган «Кимера» халыкара кинофестиваленең «Иң яхшы режиссер» һәм «Иң яхшы фильм» номинациясе премияләре («Kimera International Film Festival»)[5].
  • 2014 ел — Италиядагы Trieste Film Festival кинофестивалендә «Иң яхшы тулы метражлы фильм» номинациясе җиңүчесе.

Искәрмәләр үзгәртү