Казык (шашка уены башлангычы)

“Казык” — рус шашкасы уенының популяр башлангычы. Бу дебютның беренче йөрешләре: 1. cd4 ba5 2.dc5 d: b4 3. a:c5 яки 1. cb4 ba5 2.bc5 d:b4 3. a:c5.

“Казык” башлангычының беренче йөрешләреннән соңгы позиция

Бу исем әлеге башлангычка шул йөрешләрдән соң акларның с5, караларның а5 һәм а7 кырларында урнашкан шашкаларының торышы буенча бирелгән. Акларның с5 кырындагы шашкасы “бугаздагы казык сыман төртелеп тора”.
Бу башлангыч ике як тарафыннан да көндәшнең уң флангын тоткарлап торуга юнәлтелгән. Каралар, уен тактасы үзәгендәге урыннарны акларга баштан ук биреп, көндәшнең бу төркемен урап алырга һәм аның шашкаларын йөрешләрдән һәм алмашыну мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә тырышалар. Акларның бурычы исә киресенчә — “казык шашкасын” тиешенчә саклау һәм тора-бара, караларның шашкаларын уен тактасының ике кырыена кысрыклап чыгарып, аларны бер-берсеннән аеру һәм йөреш-алмашыну мөмкинлекләрен нык чикләү. “Казык шашкасы”на баштан ук һөҗүм итү мәгънәсез, чөнки аны илаһи уптым яулап алу мөмкин түгел (өч һөҗүмгә өч саклану мөмкинлеге бар), һәм бу алым караларның уң флангын хәлиткеч зәгыйфьләндерүгә китерә. Шул сәбәпле каралар өчен 3. ... f6-g5 йөреше белән бәйле булган системнар һәм вариантлар гына уңышлы дип санала. Үзәкне урап алу планнарын бары тик шул рәвешчә генә гамәлгә ашырып була. Әмма 3. ... f6-e5 йөрешенең дә оттырышсыз булуы теориядә исбат ителгән. Ләкин бу йөреш караларның йөрешләрне сайлап алу мөмкинлекләрен чикли һәм акларның уенын катлаулыландыра алмый.
Башлангыч йөрешләрдән соң берничә мөстәкыйль дебют һәм үзенчәлекле вариант барлыкка килә:
1) 1.cd4 ba5 2.dс5 db4 3.ac5 fg5 4.bc3 gf6 5.ab2

2. 1.cd4 ba5 2.dс5 db4 3.ac5 fg5 4.ed4

3. 1.cd4 ba5 2.dс5 db4 3.ac5 fg5 4.ef4

4. 1.cd4 ba5 2.dс5 db4 3.ac5 fg5 4.bc3 gf6 5.gf4 gh4 6.cd4 fg5 7.cb6 ac5 8.db6

5. 1.cd4 ba5 2.dс5 db4 3.ac5 fg5 4.bc3 gf6 5.gf4 gh4 6.fg5 hf4 7.eg5

6. 1.cd4 ba5 2.dс5 db4 3.ac5 fg5 4.bc3 gf6 5.gf4 gh4 6.cd4 fe5

7. 1.cd4 ba5 2.dс5 db4 3.ac5 fg5 4.bc3 gf6 5.gf4 ed6

8. 1.cd4 fg5 2.bc3 gf6 3.cb4 hg7

“Казык” башлангычының “кире кагылган”, “төс алмашынулы” һәм “икеләтә” дип аталучы тармаклары да киң кулланыла:

9. Кире кагылган “Казык”: 1.cd4 ba5 2.bc3

10. Төс алмашынулы “Казык”: 1.cb4 fe5 2.gh4 ef4 3.eg5 hf4. Бу очракта “казык шашкасын” каралар куя. Бер йөрешкә аерма булу сәбәпле, тулысынча мөстәкыйль дебют барлыкка килә.

11. Икеләтә “Казык”: 1.cb4 ba5 2.bc5 db4 3.ac5 fg5 4.bc3 gf6 5.gh4 gf4 6.eg5 hf4