Казан (гаилә үзәге)

«Казан» гаилә үзәге (сөйләмдә — «Чаша») — Казан шәһәрендәге никахлашу сарае. Шәһәрнең төп истәлекле урыннарының берсе. Бинаның түбәсендә Казан кирмәнен, Кирмән яр буен һәм тирә якны күзәтү мәйданчыгы урнашкан.

«Казан» гаилә үзәге
Карта
Төр Никахлашу сарае
Адрес Казан шәһәре байрагы Казан, Сибгать Хәким урамы, 4
Шәһәр Казан
Ил  Россия
Координатлар 55°48'46.170"тн, 49°6'29.714"кнч
Төзелеше башланган 2012 ел
Төзелеше туктатылган 2013 ел
Ачылган 5 июль 2013
Мигъмар Даши Намдаков

«Казан» гаилә үзәге 2013 елның 5 июлендә ачыла[1]. Ачылыш тантанасында Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин катнаша.

Урнашуы үзгәртү

Казансу елгасының уң як ярындагы ярымутрауда, Кремль дамбасының төньяк өлешендә, шәһәрнең уртасында һәм Яңа Савин районында урнашкан.

Архитектура үзгәртү

Бина үзенчәлекле архитектурага ия һәм казанны — ут өстендәге традицион азиат коелма котёлны хәтерләтә. Бинаның гомуми мәйданы 6200 квадрат метр тәшкил итә, өч залдан тыш, бинада кияү һәм кәләш бүлмәләре, фуршет һәм котлау заллары бар, ә өске катта 1200 квадрат метрдан артык мәйданлы күзәтү мәйданчыгы урнашкан, аннан Казанга панорамалы күренеш ачыла. Бинада елга дәрәҗәсеннән 32 метр биеклектә урнашкан күзәтү мәйданчыгына алып баручы өч лифт бар[2].

Тантаналы залларда үзенчәлекле орнамент һәм төсләр белән бизәлгән индивидуаль интерьерлар бар. Түбән катта Идел буе Болгары стилистикасында эшләнгән холл урнашкан. Өченче кат Казан ханлыгы чорын символлаштыра.

Бинаның авторы — бурят скульпторы һәм архитекторы Даши Намдаков[3].

«Казан» гаилә үзәге тирәсе үзгәртү

2016 елда гаилә үзәге янында Даши Намдаковның «Он и Она» скульптура композициясе куела, ул пар Зилант (шәһәр символы) һәм балалар белән барслар (Республика символы) рәвешендә ясалган. Скульптуралар тугрылык, никахлашкан гаиләләрнең ныклыгын һәм гаилә кыйммәтләре сагында торуын символлаштыра.

Шулай ук гаилә үзәге тирәсендә газоннар, юллар һәм коймалар белән урап алынган яр буе урнаштырылган. Алар шәһәрлеләрнең һәм туристларның ял итү урыны булып тора, шулай ук Республика һәм Шәһәр көнен, мәдәни, спорт һәм башка массакүләм чараларны уздыру урыннарының берсе булып тора.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү