Казан дәүләт энергетика университеты

Казан дәүләт энергетика университеты (кыскача Энергоуниверситет, ингл. Kazan State Power Engineering University) — Идел буе төбәгендә энергетика өлкәсендә белем бирүче бердәнбер профильле югары уку йорты.

Казан дәүләт энергетика университеты
Эшләү еллары 1968
Ректор Габдуллаҗанов Эдвард
Адрес 420066, Россия, Татарстан, Казан, Кызыл Сала ур., 51 йорт
Сайт kgeu.ru
Казан дәүләт энергетика университетының төп, «В» бинасы

Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы буларак 1968 елда барлыкка килде. Казан энергетика институтына университет дәрәҗәсе 2000 елда бирелде.

Илебездә энергетика өлкәсендә махсуслашкан 3 югары уку йортының (калган икесе Иваново һәм Мәскәүдә) берсе булган Казан энергетика университеты уку-укыту шартлары һәм техник җиһазландырылу ягыннан төбәктәге иң яхшы уку йорты булып тора.

Университет Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең, якын һәм ерак чит илләрнең энергосистемалары өчен белгечләр әзерли. Бүгенге көнне уку йортында Россиянең башка төбәкләреннән, БДБ, Азия һәм Африка илләреннән 10 меңнән студент һәм аспирант белем ала.

Уку йортының укытучы-профессорлар составы 535 фәнни хезмәткәрдән (аларның 304е – фәннәр кандидаты, 66сы – фәннәр докторы) гыйбарәт.[1]

Университетта белем бирүче мөгаллимнәрнең 24% фән докторы һәм профессор, 84% төрле дәрәҗәдәге галим. Университет галимнәре арасында Россия Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Фәннәр Академиясе әгъза-корреспондентлары бар.

Казан дәүләт энергетика университеты нигезендә җылылык һәм электр энергиясе, электротехника һәм электроника, тирә-мохитны саклау, табигать ресурсларыннан рациональ файдалану мәсьәләләрен хәл итү буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып барыла. Әлеге тикшеренүләрне гамәлгә ашыру буенча Казан энергетика университеты Россиядәге иң яхшы уку йортлары арасында тора.

Университетта уку-укыту процессында һәм фәнни тикшеренү эшләрендә уңышлы файдаланылган заманча корпоратив мәгълүмати-хисаплау челтәре һәм китап бастыру комплексы бар.

Университетның халыкара эшчәнлеге берничә төрле юнәлеш буенча алып барыла. Казан дәүләт энергетика университетында кадарларны әзерләү һәм өстәмә белем бирү буенча 3 халыкара фәнни-гамәли лаборатория эшли. Алар эре халыкара компанияләр белән бергәлектә оештырылган: DANFOSS (Дания), Siemens, Шнейдер Электрик.

Югары уку йортында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, сәламәтләндерү дәресләре алып бару өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. 2009 елдан бирле «Шылаңгы» спорт-сәламәтләндерү лагере базасында ел саен Татарстан югары уку йортлары спорт лагирләре арасында спартакиада оештырыла. Шулай ук университет студентлары шәһәр, республика һәм Россия күләмендәге ярышларда, эстафеталарда, Россиянең энергетика югары уку йортлары спартакиадасында актив катнаша.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-09-29, retrieved 2013-02-11 

Чыганак үзгәртү