Каен (Новосибирск өлкәсе)

Каен (рус. Куйбышев) — Новосибирск өлкәсендә урнашкан шәһәр (1782 елдан), Куйбышев районының административ үзәге.

Каен
Карта
Ил Россия
Регион Новосибирск өлкәсе
Район Куйбышев районы
Координатлар 55°27'1"тн, 78°18'27"кнч
Нигезләнгән 1722
Элеккеге исемнәр Каинск
Мәркәз биеклеге 120 м
Климат континенталь
Халык саны 45 298 кеше
Сәгать кушагы UTC+6
Телефон коды +7 38362
Почта индексы 632387

Халык саны — 45 298 кеше (2010).[1]

Исем чыганагы үзгәртү

Шәһәр монда 1905—1907 елларда сөргендә булган революция эшлеклесе Валериан Куйбышев хөрмәтенә 1935 елда атала.

Шәһәрнең иске атамасы — Каинск «каен» сүзеннән чыккан.

География үзгәртү

Шәһәр Омь елгасы өстендә, Новосибирскидан 315 километр көнбатыштарак урнаша. Көнбатыш Себер тимер юлының Каинск-Барабинский узел тимер юл станциясе. Шәһәр аша М51 (ЧиләбеКурганПетропавелОмскНовосибирск) автоюл бара.

Куйбышевтан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Тум ~ 573 км
Омск ~ 346 км
 
Җилләр розасы
Новосибирск ~ 337 км
Кемерово ~ 611 км
Красноярск ~ 1126 км
 Павлодар ~ 613 км Бараба ~ 10 км
Барнавыл ~ 581 км
 Симәй ~ 953 км
Новокузнецк ~ 741 км

Тарих үзгәртү

 
Герб (1785)

Каен 1722 елда Каиниский Пас бараба татарларын калмыклар һәм кыргызлар һөҗүмнәреннән саклау өчен хәрби ныгытма буларак нигезләнә. XVIII гасыр уртасыннан Каинск аша Себер тракты уза башлаган. Ныгытма янында урнашкан Каин бистәсе 1772 елда хәзерге шәһәр урынына күчерелә.

1782 елда шәһәр статусын ала һәм Тубыл калгайлыгы (1796 елдан — губернасы) Каинск өязе үзәге була. 1804 елда өяз белән Тум губернасы составына кертелә.

1856 елда Каинскта 2 чиркәү, 383 йорт һәм 28 лавка (кибет) булган.

Транссебер магистрале төзелештән соң Каинск йогынтысы шактый түбәнәя. 19211925 елларда — Новониколаевск губернасы составында, 19251930 елларда — Себер крае Барабинск округы, 19311937 елларда — Көнбатыш Себер крае Барабинск районы составында.

1935 елда шәһәргә Куйбышев исеме кушыла.

Халык үзгәртү

1840[2] 1856[3] 1897[4] 1931[3] 1939[3] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[1]
2 209 ~2 700 5 884 ~9 200 ~8 000 30 380 40 166 46 545 51 171 48 848 45 298

Милли состав (2002): руслар — 96,3%, татарлар — 2,0%, алманнар — 1,5%.[10]

Милли состав үзгәртү

Милләт 2002[11] 2010[12]
руслар 96,3% 94,3%
татарлар 2,0% 2,2%
алманнар 1,5% 1,0%

Икътисад үзгәртү

Химия заводы, авиацион запас частьләре, тимер-бетон әйберләр һәм конструкцияләр заводлары.

Сөт-консерв, ит комбинатлары. Барабинск ГРЭСы.

Югары уку йортлары үзгәртү

  • Новосибирск дәүләт педагогика университетының филиалы
  • Новосибирск дәүләт техника университетының филиалы

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-26 
  2. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  3. 3,0 3,1 3,2 http://www.mojgorod.ru/novosib_obl/kujbyshev/index.html
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=755
  5. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2012-12-26 
  11. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2012-12-26 
  12. 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-01-22