Йыван Кырла (Кирилл Иванович Иванов, 17 март 1909 — 3 июль 1943) — мари совет язучысы һәм актёры. Киң аудиториягә тавышлы беренче «Путёвка в жизнь» (тат. Тормышка юллама) совет кинофильмында татар Мостафа роле аша таныш.

Йыван Кырла
Туган телдә исем Кирилл Иванович Иванов
Туган 17 март 1909(1909-03-17)
Русия империясе, Вятка губернасы, Уржум өязе, Купсола авылы
Үлгән 3 июль 1943(1943-07-03) (34 яшь)
ССРБ, Свердловск өлкәсе, Краснотурьинск
Милләт мари
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер МСАТ мәктәп-студиясе[d]
Һөнәре актёр, язучы

 Йыван Кырла Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Йыван Кырла Вятка губернасы Уржум өязенең Купсола авылында (хәзер Мари Илнең Сернур районына карый) ярлы крестьян гаиләсендә туа. Аның атасы, комбед эшендә актив катнашуы сәбәпле кулаклар тарафыннан үтерелә.

Башлангыч белемне Марисола авылының беренче дәрәҗәле мәктәбендә ала, аннан соң Сернурда икенче дәрәҗәле мәктәптә укый. 1926 елда Мари АӨнең Сернур кантоны комсомол комитеты юлламасы буенча Казан университеты эшчеләр факультетының мари бүлекчәсенә укырга җибәрелә.

1929 елда Казан университетыннан Мәскәүгә Дәүләт кинематография техникумына (хәзер С. А. Герасимов исемле Бөтенрусия дәүләт кинематография университеты) җибәрелә. Техникумны тәмамлагач, 19341936 еллар арасында Йыван Кырла «Востокфильм» киностудиясендә актёр булып эшләгән.

1937 елның 23 апрельдә кулга алына һәм Мари АССР ЭЭХК өчлеге тарафыннан РСФСР ҖК 58-10, 58-11 статьялары буенча 10 елга хөкем ителә.

Рәсми мәгълүматлар буенча, Йыван Кырла 1943 елның 3 июльдә Краснотурьинск шәһәрендә лагерьда вафат була.

Фильмография үзгәртү

  1. 1931 — «Путёвка в жизнь» (тат. Тормышка юллама), яшь сукбайлар атаманы Мостафа «Ферт»
  2. 1936 — «Наместник Будды» (тат. Будданың вәкиле), лама

Әдәби әсәрләр үзгәртү

  1. Me ударне улына: Почеламут-влак. (тат. Без - бәрмәчеләр: Шигырьләр)
  2. Революцийын йÿкшö дене муралтем мый йывыртен. (тат. Инкыйлаб авазы белән мин шатлыктан җырлыйм)
  3. Шочмо кече: Почеламут-влак. (тат. Туган көн: Шигырьләр)
  4. Муралтем мый йывыртен: Почеламут ден шарнымаш-влак. (тат. Мин шатлыктан җырлыйм: Шигырьләр һәи хатирәләр)

Тышкы сылтамалар үзгәртү