Йоһанн Георг Гмелин

Гмелин Йоһанн Георг (өлкән) —рус. Гме́лин Иога́нн Гео́рг (старший) (өлкәне), алман. Johann Georg Gmelin; 10 август 1709 ел20 май 1755 ел) — Россиядә хезмәт иткән алман табигать фәннәре белгече, врач, ботаник, этнограф, илгизәр, Себер һәм Урал төбәкләрен өйрәнгән, Петербург Фәннәр академиясенең химия һәм табигый тарих адъюнкты (30 август, 1727 ел), 1731 елның 22 гыйнварыннан 1748 елның 1 гыйнварына кадәр профессор, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.Төньяк Бөек экспедициясе академия отряды натуралисты.

алман. Johann Georg Gmelin
Сурәт
Җенес ир-ат[1][2]
Ватандашлык  Герцогство Вюртемберг[d]
Туу датасы 10 август 1709(1709-08-10)[3]
Туу урыны Түбинген, Герцогство Вюртемберг[d], Изге Рум империясе[4]
Үлем датасы 20 май 1755(1755-05-20)[3][5] (45 яшь)
Үлем урыны Түбинген, Герцогство Вюртемберг[d], Изге Рум империясе[4]
Ата Johann Georg Gmelin[d]
Кардәш Филипп Фридрих Гмелин[d] һәм Иоганн Конрад Гмелин[d]
Балалар Эберхард Гмелин[d] һәм Christian von Gmelin[d]
Һөнәр төре сәяхәтче-тәдкыйкатьче, химик, географ, ботаник, университет профессоры, табиб
Эшчәнлек өлкәсе ботаника, этнография, химия һәм Медицина
Эш урыны Түбинген университеты[d]
Башкарган вазыйфа профессор
Әлма-матер Түбинген университеты[d]
Аспирант яки докторантлары Степан Петрович Крашенинников[d] һәм Самуил Готлиб Гмелин[d]
Шәкертләр Самуил Готлиб Гмелин[d] һәм Иоганн Фридрих Гмелин[d]
Активлык урыны Түбинген
Әгъзалык Швеция патшасы фәннәр академиясе[d], Рәсәй фәннәр әкәдимиясе һәм Санкт-Петербург фәннәр академиясе[d]
 Йоһанн Георг Гмелин Викиҗыентыкта

Себердәге тикшеренүләре сөземтәләре буенча, 1747-1769 елларда, «Себер флорасы» 4 томлыгы нәшер ителә, анда Себердә үскән 1178 төр үсемлек сурәтләнгән. 1751-1752 елларда «Себер буйлап сәяхәт» дигән дүрт томлыгы алман телендә чыга.

Стокгольмдагы Швеция корольлеге фәннәр академиясе академигы һәм мактаулы әгъзасы.

Илгизәр-натуралист Самуил Готлиб Гмелинның, шулай ук Тюбинген һәм Гёттинген университетлары медицина профессоры Йоһанн Фридрих Гмелинның якын кардәше.

Биографиясе үзгәртү

 
«Себер флорасы» китабының титул бите, 1774 елгы басма

Йоһанн Георг Гмелин — аптекарь улы, Германиянең көньяк-көнбатышында туган. Өйдә генә белем ала, Тюбинген университеты студенты булып китә[6]. 1725 елда 16 яшьлек Йоһанн медицина факультетын доктор дәрәҗәсе алып тәмамлый.

Атасы һәм гаилә дусты, университет профессоры, галим Г. Бюльфингер киңәше белән, Йоһанн Гмелин 1727 елның җәендә Россиягә китә һәм табигый тарих белән шөгыльләнә башлый. 1727 елның августында Петербург Фәннәр академиясендә стажировка үтә. Профессор итеп расланганча чыгымнарына аена 10 сум алып тора.

Шул елда Петербург академиясына яшь-яшь булачак галимнәр Леонард Эйлер, Герард Фридрих Миллер килә. Соңгысы аның Себер буенча авыр сәяхәтендә зур ярдәмчесе булып озатып йөри.

Россиядә тәүге өч ел гомерен Гмелин Кунсткамерада һәм табигый тарих кабинетында эшләүгә багышлый. Минераллар каталогы төзи, борынгы ташка әйләнгән калдыкларның каталогын туплый башлый. Бу эшне ул академик Йоһанн Амман белән бергә башкара, әммә эш тәмамламый кала, аны 1741 елда М.В.Ломоносов аткарып куя.

1727 елның 30 августында Гмелин табигый тарих һәм химия буенча адъюнкты вазифасына раслана.

Себерне өйрәнү үзгәртү

1724 елда Петр I Витус Беринг җитәкчелегендә Тын океанның төньяк өлешен һәм аңа якын җирләрне өйрәнү өчен экспедиция җибәрә. Әммә экспедиция куелган бурычларны тулысынча үтәп чыга алмый.

Шул сәбәпле 1733 елда В. Беринг җитәкчелегендә Икенче Камчатка экспедициясе төзелә (1733-1743). И. Г. Гмелин да бу экспедиция әгъзасы була.

 
Тайпылучы пион йәки Марьин корень (Paeonia anomala L.) Гмелиннның «Flora Sibirica» китабыннан ботаник мисал

Озын һәм катлаулы сәяхәте Якутскига килеп җиткәч, аның күп язмалары янып юкка чыга. Аларны яңадан җыер өчен тагын сәяхәткә чыга. 1736-1737 елларда ул Якут краенда берничә файдалы казылдык яткылыклары ача. Берничә ел Көнбатыш Себернең көньягы буйлап сәяхәт итә һәм Уралның көнчыгыш битләүләрендә эзләнү үткәрә, Магнит тавының тасвирламасын яза. Бу тасвир Магнит тавының башкортча оронимы буенча калдырган язмасы белән дә кыйммәт.

И. Г. Гмелинны Урал тауларында башкортлар юл күрсәтеп, озатып йөри. 1743 елда үзенең язмаларында ул әле Магнит тавы (башкортча Әтәч тавы) дип йөртелгән тауның атамасын тап алардан Улу-Утассе-Тау дип язып алган. Атаманың килеп чыгышын алардан сораган, әммә алар рәтләп аңлатып бирә алмаган

«Они (местные жители) не могут объяснить происхождение слова Утассе и полагают, что оно происходит от имени бывшего башкирского воҗдя, который жил в этой местности, потому что многие другие горы этих мест названы таким образом»[7].

1741-1742 елларда Барабин даласын һәм Уралның көнчыгыш битләүләрен өйрәнә.

Галим-энциклопедист һәм сокландыргыч рәссам да буларак, ул 10 ел эчендә Себер буйлап 34 000 км юл үтә һәм бу төбәкне фәнни яктан өйрәнүгә нигез сала.

1751 -1755 елларда Геттингенда ул экспедиция көндәлекләрен 4 томда бастырып чыгара. Анда Россия властьларына Себердәге эшмәкәрлек буенча тәнкыйть тә була. Фәннәр академиясе Г. Ф. Миллер белән М. В. Ломоносовка тәнкыйтне кире кагып язып чыгырга куша, әммә галимнәр моннан баш тарта. Шуңа күрә китаплар рус телене тәрҗемә ителми[8].

Гмелин вафат булгач, кулъязмалары һәм гербарие Петербургка китерелә һәм Петербург Фәннәр академиясенә сатыла.

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Магнит (тау)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #27138291 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. (unspecified title)doi:10.5281/ZENODO.10080503
  3. 3,0 3,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  4. 4,0 4,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #11903705X // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  5. Base biographique
  6. Бобынин В. В. Русский биографический словарь : в 25-ти томах.
  7. ВОСТОЧНАЯ ЧАСТЬ ЮЖНОГО УРАЛА (УРАЛ-ТАУ, ИРЕНДЫК И ВОСТОЧНЫЕ ПРЕДГОРЬЯ)[ttps://uralsky.info/geografiya/uralskie-gory/yuzhnyj-ural/vostochnaya-chast-gory-ural-tau-i-irendyk.html]
  8. В. А. Грищев. Исследователи Сибири ЙоһаннГеорг Гмелин и Герард Фридрих Миллер // Краеведческие записки / Иркут. обл. краев. музей. — Иркутск: Изд-во Ин-та геогр. СО РАН, 2004. — Вып. 11.

Әдәбият үзгәртү

  • Литвинов, Д. И. Библиография флор Сибири. // Труды Ботаническое музея АН. К.5. — СПб., 1909
  • Обручев, В. А. История геологический исследований Сибири, период первый. — Л.: 1931
  • Тихомиров, В. А., Суфиан, Г. А. 200 лет со дня смерти академика И. Г. Гмелина. // Известия АН ССРБ. Серия геологическая. — № 2. — C. 130.
  • Беликов, Л. П. Йоһаннесбург Гмелин, 1709-1755. — М.: Наука, 1990
  • Гмелин Йоһанн Георг // Иностранные члены Российской академии наук. XVIII-XXI в.: Геология и горные науки — М.: Наука, 2012. — Б.  423.

Сылтамалар үзгәртү