Йолдыз (Самар өлкәсе)
Камышлы районында ташландык татар авылы
Йолдыз (рус. Юлдуз) — Самар өлкәсенең Камышлы районы Камышлы авыл җирлеге кысаларында ташландык татар авылы.
Йолдыз | |
---|---|
Ил | Россия |
Өлкә | Самар өлкәсе |
Район | Камышлы районы |
Координатлар | 54°9'48.4"тн, 52°5'48.6"кнч |
Нигезләнгән | 1920 |
Беренче телгә алу | 1920 |
Халык саны | 0 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Русча атамасы | Юлдуз |
Географиясе үзгәртү
Ул район үзәге Камышлы авылыннан төньяк-көнбатышка туры сызык буенча якынча 4 километр ераклыкта урнашкан.
Тарихы үзгәртү
Авылга 1920-нче елларда Камышлы авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигез салынган [1].
Халкы үзгәртү
2002 елда да, 2010 елда да[2] даими яшәүче халкы булмаган.
Шәхесләр үзгәртү
- Рөстәм Мингалим (1937―2014) — татар шагыйре, драматург, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2005).