И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты

И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты (рус. Коммунистический университет трудящихся Востока имени И. В. Сталина, КУТВ) — 1921-1938 елларда Мәскәү шәһәрендә эшләгән Коминтерн уку йорты.

И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты
Эшләү еллары 19211938

Тарих үзгәртү

Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты 1921 ның 10 февралендә ЦК РКП(б) карары белән РСФСР халык мәгарифе комиссариаты каршысында Азия милләтләреннән булган студентлар өчен махсус оештырылган. 1921 ның 21 октябрендә Милләтләр эшләре комиссариаты каршысындагы Көнчыгыш курслары базасында ачылган.[1] 1923 тән Сталин исемен йөрткән.

Укучылар ике зур төркемгә бүленгән булган: ССРБ студентлары һәм чит ил студентлары.

Университетның Ташкәнттә, Бакыда һәм Өркеттә бүлекчәләре булган. КХиКУ каршысында Югары фирка курслары да ачылган булган.

1937 дә КХиКУ ике мөстәкыйль оешмага — ССРБ студентлары укыган Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетына һәм чит ил студентлары укыган Милли һәм колониаль проблемалар фәнни-тикшеренү институтына бүленгән.

1938 дә фирка агарту системын үзгәртеп оештыру сәбәпле университет ябылган.

Ректорлар үзгәртү

Мәшһүр укытучылар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү