Истикълал мәчете (Сараево)

Бу Сараево мәчете турында мәкалә, Джакарта мәчете турында биредән укыгыз.

Мәчет
Истикълал мәчете
Istiqlal džamija
Ил Босния һәм Герцеговина
шәһәр Сараево
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 19952001 еллар
Төп даталар:
1995 (нигез ташы салынган)
2001 (ачылган)
Халәте гамәлдә

Истикълал мәчете (Istiqlal džamija, «бәйсезлек мәчете») — Босния һәм Герцеговинаның башкаласы Сараево шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Шәһәрдә иң зур мәчетләрнең берсе. Исеме Индонезия башкаласындагы Көньяк-Көнчыгыш Азиядә иң зур Истикълал мәчете исеменнән алынган, чөнки мәчетне Индонезия хөкүмәте Босния һәм Герцеговинага ике халык арасында бердәмлек һәм дуслык билгесе буларак бүләк иткән. «Индонезия мәчете», «Сухарто мәчете» дигән исемнәре дә бар.

Тарих үзгәртү

1995 елның мартында Сараево шәһәренә һәм Босния һәм Герцеговинаның (беренче) президенты Алия Изетбеговичка(ингл.) итагатьлелек визиты вакытында Индонезия президенты Сухарто(ингл.) бу шәһәрдә Босния һәм Герцеговина халкына бүләк сыйфатында мәчет төзү тәкъдиме белән чыга. Сухарто үз идеясен тормышка ашыруны мәчетләр төзү белән билгеле архитектор Фаузан Ноэманга (ингл. Fauzan Noe’man) йөкли. Сараево җәмигъ мәчете проекты 1995 елда башлана, әмма 1998 елда Индонезиядә Сухартоны хакимияттән китүгә китергән тәртипсезлекләр(ингл.) аркасында, төзелеш тукталып тора. Мәчет төзелеше тәмамланып, 2001 елның сентябрендә Индонезиянең дин эшләре министры Сәид Әһил Әл-Мөнәвәр катнашында ачылган. Бер елдан соң, 2002 елның сентябрендә, визиты вакытында, Индонезия президенты Мегавати ханым Сукарнопутри[калыпны мәкаләдән алып куярга] шулай ук мәчеттә булган.

Тасвирлама үзгәртү

Сараево мәчете ислам архитектурасын постмодернистлар күзаллавынча төзелгән. Мәчет төзелешендә тутыкмый торган корыч, алюминий, фасад, тәрәзәләр һәм аркаларда пыяла блоклар кулланыган. Тышкы диварлар ак плитә белән капланган, ә эчтә, бигрәк тә михраб, мөнбәр һәм тәрәзә рамнары, агачны уеп ясау юлы белән булдырылган үсемлек орнаменты белән бизәлгән.

Шәһәрнең көнбатыш өлешендә төзелгән мәчет Сараеводагы иң зур мәчетләрнең берсе, бик җиңел таныла торган истәлекле урын булып тора. Мәчетнең 27 метр биеклектәге һәм 27 метр диаметрлы бер гөмбәзе бар. Гөмбәз тирәсендә өч горизонталь тишек табигый яктылыкка гөмбәз астындагы мәчет эченә үтеп керү мөмкинлеге бирә. Гөмбәзнең бу төре Джакартадагы Әт-Тин мәчете (индон. Masjid At-Tin гөмбәзенә охшаган.

Мәчетнең мәйданы 2 500 квадрат метр, биеклеге 48 метр булган игезәк ике манара Иран стилен хәтерләтә. Игезәк манаралар ике милләтне, мәчет Индонезия белән Босния һәм Герцеговина арасындагы дуслыкны һәм бердәмлекне символлаштыра.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү