Ислам хезмәттәшлеге оешмасы

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО, рус. Организация исламского сотрудничества (ОИС ), ингл. Organisation of Islamic Cooperation (OIC), гарәп. منظمة التعاون الاسلامي‎ ‎‎) — ислам илләренең халыкара оешмасы.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы
Нигезләнү датасы 25 сентябрь 1969
Логотип
Сурәт
Рәсми исем منظمة التعاون الإسلامي, Organisation of Islamic Cooperation һәм Organisation de Coopération Islamique
Кыскача исем OCI һәм OIC
Җитәкче Хусейн Ибрахим Таха[d]
Идарәче оешма генеральный секретарь Организации исламского сотрудничества[d]
Рәсми тел француз теле, гарәп теле һәм инглиз теле
Дәүләт  Согуд Гарәбстаны
Бәйле оешмалар Statistical, Economic and Social Research and Training Centre for Islamic Countries[d], OIC-StatCom[d], Организация исламского мира образования, науки и культуры[d], OIC Council of Foreign Ministers[d] һәм IRCICA[d]
Штаб-фатирының урнашуы Җиддә[d], Согуд Гарәбстаны
Рәсми веб-сайт oic-oci.org(гар.)(ингл.)(фр.)
Харита сурәте
Феноменның икътисады economy of the Organisation of Islamic Cooperation[d]
Cтатус официального наблюдателя в организации Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы[1], Berläşkän Millätlär Ğomumi Assambleyäse[2] һәм Международная организация по миграции[d][3]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 320 617
 Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Викиҗыентыкта

2011 елга кадәрге исеме — Ислам конференциясе оешмасы (ИКО)(рус. Организация Исламская конференция (ОИК)).

57 илне (халкы 1,5 млрд кеше) берләштерүче иң эре һәм тәэсирле рәсми мөселман халыкара оешмасы булып исәпләнә.

Оешманың штаб-фатиры Җиддә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны) урнашкан.

Тарих үзгәртү

 
ИХО харитасы
 
ИХО баш сәркатибе
Ияд Әмин Мәдәни

1969 елның 25 сентябрендә Рабатта (Марокко) мөселман дәүләтләре башлыкларының очрашуында ИКО төзелүе турында игълан ителә. Сәясәт, икътисад, социаль өлкәләрдә, колониализмга, неоколониализмга, расизмга каршы көрәштә, Фәлистыйнны азат итү оешмасына ярдәм итүдә ислам илләренең бердәмлеген булдыру максатында төзелә.

Җитәкче органнары үзгәртү

  • Ислам Саммиты (корольләр, дәүләт яки хөкүмәт башлыкларының югары дәрәҗәдә очрашуы). 3 елга 1 үткәрелә. Мөселман дәүләтләренең гомуми сәясәтен билгели.
  • Тышкы эшләр министрлары конференциясе. Ел саен үткәрелә. Кирәк булганда, чираттан тыш конференцияләр дә уздырылырга мөмкин.
  • Баш сәркатибат (ИХОның башкарма органы). ИХОның баш сәркатибе Тышкы эшләр министрлары конференциясе тарафыннан 4 еллык мөддәткә сайланып куела. Рәттән ике мөддәткә генә сайлана ала. ИХО баш сәркатибенең 4 урынбасары бар: сәяси мәсьәләләр буенча, фән һәм технологияләр буенча, икътисад буенча, мәдәни, мәгълүмати, социаль мәсьәләләр буенча. Сәркатибатның көндәлек эшен кабинет директоры оештыра.
  • Баш сәркатибатта социаль-икътисад, фән һәм техника, Азия эшләре буенча, Африка эшләре буенча , халыкара эшләр буенча, мәгълүмат буенча, кеше хокуклары буенча, дини азчылыклар буенча, хөкүмәтнеке булмаган мөселман оешмалары буенча бүлекләр бар.

ИХО баш сәркатибе (Secretary General of OIC) үзгәртү

  1. Tунку Габдел Рахман (Maлайзия) : (1971-1973)
  2. Хәсән Әл-Туһами (Mисыр) : (1974-1975)
  3. Д-р Aмаду Кәрим Гайе (Сенегал) : (1975-1979)
  4. Хәбиб Шәтти (Tунис) : (1979-1984)
  5. Сәет Шәрифутдин Пирзадә (Пакистан) : (1985-1988)
  6. Д-р Хәмид Әл-Кабид (Нигер) : (1989-1996)
  7. Д-р Газетддин Лараки (Mарокко) : (1997-2000)
  8. Д-р Абдулвахид Билгазиз (Mарокко) : (2001-2004)
  9. Проф. Д-р Әкмәлетдин Ихсаноглу (Tөркия) : (2005-2013)
  10. Ияд Әмин Мәдәни (Согуд Гарәбстаны) : (2013 елдан-2016) [5]
  11. Ияд Әмин Мәдәни (Согуд Гарәбстаны) : (2016 елдан-хәзергәчә )

Төзелеш үзгәртү

ИХО каршында эшләүче мөстәкыйль оешмалар:

  • Ислам үсеш банкы
  • Ислам яңалыклар агентлыгы
  • Ислам дәүләтләренең радиотапшырулар һәм телевидение хезмәте оешмасы
  • Икътисад һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам комиссиясе
  • Һөнәри-техник өйрәтү һәм тикшеренүләр ислам үзәге
  • Фәнни-техник үсешнең ислам фонды
  • Ислам сәнгате һәм мәдәнияте буенча тикшеренү үзәге
  • Иерусалим фонды, Иерусалим буенча комитет
  • Ислам сәүдә-сәнәгать пулаты
  • Ислам башкалалары оешмасы
  • Статистика, икътисад, социаль тикшеренүләр буенча үзәк
  • Сахел зонасы мөселман Африка илләре (Мали һ.б.) белән ислам бердәмлеге комитеты
  • Көймә хуҗаларының ислам берлеге
  • Сәүдәне үстерү ислам үзәге
  • Ислам үсеш фонды
  • Мәгариф, фән һәм мәдәният буеча ислам оешмасы
  • Ислам халыкара мәхкәмәсе

ИХО әгъзалары үзгәртү

  Азәрбайҗан
  Алжир
  Албания
  Әфганстан
  Бангладеш
  Бәхрәйн
  Бенин
  Бруней
  Буркина-Фасо
  Габон
  Гамбия
  Гвинея
  Гвинея-Бисау
 Джибути

  Мисыр
  Индонезия
  Иордания
  Гыйрак
  Иран
  Йәмән
  Камерун
  Казакъстан
  Катар
  Кыргызстан
  Коморлар
  Кот-д'Ивуар
  Күвәйт
  Лөбнан
  Ливия

  Мавритания
  Малайзия
  Мали
  Мальдивлар
  Марокко
 
  Нигер
  Нигерия
  Берләшкән Гарәп Әмирлекләре
  Оман
  Пакистан
  Фәлистыйн[6]
  Согуд Гарәбстаны
  Сенегал
  Сүрия(2012 елга хәтле)[7]

  Сомали
  Судан
  Сьерра-Леоне
  Таҗикстан
  Того
  Тунис
  Төркмәнстан
  Төркия
  Уганда
  Үзбәкстан
  Чад

Күзәтүчеләр:[8]

Халыкара оешмалар:

Башка оешмалар:

Кеше һәм хатын-кыз хокуклары үзгәртү

 
Хатын-кызларга карата барлык дискриминация формаларын бетерү турында конвенциядә катнашу
     Имзалаган һәм ратификацияләгән      Үзе яки элекке кабул иткән дәүләттән калган      Килешү буенча яшәүче танылмаган дәүләт      Имзалаган гына      Имзаламаган
 
Хатын-кызларга карата бар төр дискриминацияне бетерү конвенциясе таләпләренә туры килү-килмәү харитасы, 2010. (куерак төс белән хатын-кызлар хокуклары ягыннан хәлләре мөшкельрәк булган илләр күрсәтелгән)

Үзен мөселман дип атаучылар күп итеп яшәгән җәмгыятьләрендә кеше хокуклары һәм хатын-кыз хокуклары мәсьәләдә радикаль карашлар өстенлек итә:

  • Гарәбстан ярымутравы илләре (Йәмәннән тыш) хәттә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1966 елда кабул ителгән Кеше хокуклары турында билльның «Икьтисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында халыкара пакт» (en) һәм «Гражданлык һәм сәяси хокуклар турында халыкара пакт» (en) исемле халыкара конвенцияләрне имзаламаган.
  • Хатын-кызларга карата бар төр дискриминацияне бетерү конвенциясе (en) таләпләре хәттә аны имзалаган мөселман илләр җәмгыятьләрендә игътибарсыз калдырыла.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү