Искәндәр Сәйфуллин (1955)

архитектор

Искәндәр Фоат улы Сәйфуллин (1955 елның 25 июле, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — архитектор, Кол Шәриф мәчете проекты авторларының берсе.

Искәндәр Сәйфуллин
Туган телдә исем Искәндәр Фоат улы Сәйфуллин
Туган 25 июль 1955(1955-07-25) (68 яшь)
ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Казан,
Яшәгән урын 1 нче белгечләр йорты[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мәскәү мигъмарият институты[d]
Һөнәре архитектор
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

 Искәндәр Сәйфуллин Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Искәндәр Сәйфуллин 1955 елның 25 июлендә Казанда туа. 1972 елда Казан төзүче-инженерлар институтының архитектура факультетына укырга керә, 1974 елда Мәскәү архитектура институтының(рус.) шәһәр төзелеше факультетына күчә, 1978 елда аны тәмамлый[2].

1978 елда Казан төзүче-инженерлар институтының архитектура проектлау кафедрасы ассистенты; 1980 елдан 1984 елга кадәр Мәскәү архитектура институтының аспиранты. 1985 елдан Казан инженер-төзелеш институтының «Архитектура проектлау» кафедрасы ассистенты, 1993 елдан

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының өлкән укытучысы.

1984 елда «КИСИ-Проект» студентлар проект-конструкторлык бюросында инженер-архитектор булып эшли; 1997—2002 елларда — «Татинвестгражданпроект» АПМ-2 әйдәүче архитекторы. 2007 елдан — «Татстройпроект» ҖЧҖнең әйдәп баручы архитекторы[3].

Казан Кирмәнендә Кол Шәриф мәчетен торгызу идеясе авторларының берсе[4]. Аны проектлау эшендә катнаша. Моның өчен 2007 елда ул Тукай премиясенә тәкъдим ителә[5], ләкин премия аңа бирелми[6]. 2012 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге «Кол Шәриф мәчете» архитектура комплексын иҗат иткән өчен бер төркем архитекторларга, шул исәптән Искәндәр Сәйфуллинга да бирелә[7].

2004 елның 4 октябреннән 2005 елга кадәр Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге рәисе була[8].

Проектлары үзгәртү

  • Казанның Ульянов-Ленин урамы буенча урнашкан «Беренче Тау» торак комплексының эскиз проекты, җитәкчесе — Гобәйдуллин Р. З., архитекторы — Зәйнуллина Д. Ш.;
  • Казанның Комаров урамы, 4, буенча урнашкан торак йортның эскиз проекты, архитекторы — Бахусова Ю. С.;
  • Магадан, Уренгой, Владивосток, Бакы, Төмән һәм Уфада мәчетләрнең эскиз һәм форэскиз проектлары, 2000—2006 еллар;
  • Казанның Островский урамы, 65 адресы буенча урнашкан «Вавилон» офис-үзәгенең эскиз проекты, җитәкчесе — Мокеев Н. В., 2004—2005 ел;

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. бирелмәләр нигезе
  2. Новый председатель Союза архитекторов РТ (und) // Время и Деньги. — № 193—194.
  3. Международный проектный семинар «Градостроительная реорганизация и развитие приволжских территорий г. Казани», 2008(үле сылтама)
  4. «Созидание»(үле сылтама), из цикла «На соискание государственной премии им. Г.Тукая», 17 апреля 2007 года в 13.20, Телеканал «Россия Татарстан»
  5. Новости(үле сылтама) на сайте Министерства культуры РТ
  6. «Названы лауреаты Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая 2007 года.» на сайте Министерства культуры РТ(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  7. 2012 елда Тукай премиясен Кол Шәриф архитекторлары гына алачак
  8. Основные даты деятельности Союза архитекторов Республики Татарстан 1934—2004 на сайте Союза архитекторов Республики Татарстан
  9. Указ Президента Республики Татарстан «О присуждении Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая 2012 года» № УП-269 от 25 апреля 2012 года. Газета «Республика Татарстан» (25 апреля 2012). 23 октября 2020 тикшерелгән.