Иске ЯрмәкСамар өлкәсенең Камышлы районында иң зур авылларның берсе. 1515[1] кеше яши, барысы диярлек татарлар.

Иске Ярмәк
Карта
Ил Россия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Камышлы районы
Координатлар 54°3'53.7"тн, 51°58'19.3"кнч
Авыл советы рәисе Расих Габидуллин
Беренче телгә алу 1521
Халык саны 1515 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 446981
Русча атамасы Старое Ермаково

Тарихи белешмә үзгәртү

Ярмәк авылының Ярмәк исеме алып китүе Хөсәенев Туйбактыйның улы Ярмөхәммәд исеме белән бәйле. Бу тирәләр, шул исәптән Ярмәк авылының җирләре дә Казан ханлыгына караган була. 1521-1533 елларда Казан ханлыгында Мөхәммәтәмин һәм Сафагәрәйләр хан булып торганда Туйхуҗа ыруыннан Казан татары Асылхуҗа улы Хөсәенне ханнар күп сандагы җир һәм тарханлые дәрәҗәсе белән бүләклиләр.[2] Унсигезенче гасыр башында хәзерге Камышлы төбәге Надир волостенә кергән.

Инкыйлабка кадәр авыл халкы 4 төркемгә бүленгән: «башкортлар», типтәрләр, мишәрләр һәм «мещаннар». Соңгы төркемгә керүчеләр авылга иң соң төпләнүчеләр. Аларга җир бирелмәгән, алар ям (почта) хезмәтен үтиләр.

Ярмәк исемле авыллар өчәү: Иске яки Түбән Ярмәк, Яңа Ярмәк һәм Югары Ярмәк (хәзерге Байтуган). Типтәрләрнең бер өлеше 1782 елны рөхсәт алып, бөлгән алпавыт Блудов калдырган җиргә күчеп утыралар. Шул рәвешле Яңа Ярмәк авылы барлыкка килә.

Икътисади халәт үзгәртү

Ике катлы мәктәп бинасы, спорткомплекс, Мәдәният йорты, шифаханә һәм пищекомбинат, балалар бакчасы, машина-трактор мастерское, берничә кибет гөрләп эшләп тора. Авылның икенче башына барып чыксаң, совет заманнарында корылган терлекчелек фермаларына барып төртеләсең. Башка авыллардан аермалы буларак, биредә алар сакланган, әмма төзек дип атарлык түгелләр. Фермалар хәзер колхоз милке түгел, анда эшкуар Хәйдәр Сафиуллинның “Эссор” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте маллары – унлап ат, сарыклар урнашкан. Шунда ук 1500 баш каз, язын бәбкәләр чыгарып халыкка сату өчен инкубатор да бар. Шул инкубатор булганга, җәй буе Сук елгасы буенда шәхси каз көтүләре каңгылдашып йөзеп йөриләр.

Элеккеге “Коминтерн” колхозы банкрот дип игълан ителгәч, Уфа юлы буендагы кафены, машина-трактор мастерскоен, спорткомплексны, механикалаштырылган ындырны һәм фермаларны инвестор Хәйдәр Сафиуллин җитәкчелегендәге “Эссор” ширкәте сатып ала. “Эссор” авылга беркетелгән җирләрнең 4200 гектарын халыктан арендага алган. Хәзер бу хуҗалыкта җәй көннәрендө 110 кеше хезмәт итә.

Иске Ярмәк авылы җирлегенә кагылышлы 5800 гектар җирнең 600 гектарын икенче ныклы хуҗа – Илшат Каюмов халыктан арендага алып эшкәртә, ә уңыш шулай ук малларга ашату өчен кулланыла, чөнки бу хуҗалыкның юнәлеше – сөт җитешерү. 2007 елда Киров өлкәсеннән 46 баш холмогор токымлы таналар алып кайта. 2011 елда аның фермасындагы йөзгә якын сыерга 3 терлекче, 3 сыер савучы, бер бозау караучы хезмәт күрсәтә. Эшкуар халыктан да сөт җыеп, көн аралаш 3 тонна сөтне Кинел сөт заводына илтеп тапшыра, ә анда җитештерелгән продукцияне алып кайтып, район мәктәпләренә, балалар бакчаларына сата, шулай ук кибетләрдән дә бу продукцияне сатып алып була. Ә сөтсез сыерларны суеп, итеннән көненә 20 – 25 килограмм пилмән ясала һәм Каюмовның шәхси кибетләрендә сатыла. Шәхси хуҗалар Гали авылындагы шикелле теплицалар корып, сатарга яшелчәләр үстерә.

Ике шәхси җитештерү предприятиесе бар. Берсе агачтан тәрәз рамнары ясау остаханәсе, 6 кеше эшли. Икенчесе дә столярлык остаханәсе, ләкин аның яныда такта яру җайланмасы да бар, 10 кеше эшли.

Мәгариф үзгәртү

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәктәбендә 2011/12 уку елында барлыгы 212 бала белем алган. Беренче сыйныфка 20 укучы тупланган. Бу мәктәптә ана теле икенче — унберенче сыйныфларда укытыла. Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнасына икешәр сәгать керсә, өлкән сыйныфларда берәр сәгать булачак.[3]

Мәдәният үзгәртү

Авылның горурлыгы — «Ак каен» исемле фольклор ансамбле.

Танылган шәхесләр үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү