Иске Тәрбит яки Ырым ТәрбитеТатарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Ырым елгасы буенда урнашкан.

Иске Тәрбит
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Кайбыч районы
Координатлар 55°20'25"тн, 47°43'20"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 502 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав керәшеннәр, тәңречеләр
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды 84370
Почта индексы 422337
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Старое Тябердино

Географиясе үзгәртү

Иске Тәрбит Татарстан Республикасы башкаласы Казаннан 140, район үзәге Олы Кайбычтан 35, Колангы тимер юл станциясеннән 55 чакрымда урнашкан.

Иске Тәрбит авылы Соравыл, Камыллы авыллары белән чиктәш.

Авылның уртасыннан Ырым елгасы ага.

Тарихы үзгәртү

Авыл Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. 600 еллар элек Ырым, Гөбенә елгалары буенда кара урман шаулап утырган. Кош сайраулары, җәнлек авазларыннан тыш, бу җирләрнең тынычлыгын җилләр генә бозгандыр.

Бу җирләргә мари, чирмешләр яшәгән җирләрдән сунарчылар ауга йөргәннәр. Алар урман эчендәге шомлы, тирән чокырларда аю, поши аулаган. Елга, ерганак, кизләүләргә, үзләре ял иткән аланнарга, уңышлы ау урыннарына тамга салып, исем кушып калдырганнар. Болгар ханлыгына караган бу җирләргә 14 нче гасыр ахырында Тәтеш якларыннан болгар чувашлары күчеп киләләр. Ыру башлыгы Хачым Ырым елгасы башына барып чыга һәм үз кешеләре белән шунда төпләнеп кала. Бу урында Шәлтәм авылы барлыкка килә. Авыл тирәсендә кечкенә елгачык хәзерге вакытта да Хачым атамасы белән йөри, бу елгачык Ырымга кушыла. Озак еллар мондагы җирләрне тирә-як чувашлары “Изге урын”, “Кирәмәт урыны” дип саный. “Ырым” ─ чуваш сүзеннән (“варам”) – вырым –озын дигән сүзне аңлата.

Хачым кулы астындагы халык Ырым белән Зөя елгалары арасындагы җирләрдә игенчелек, сунарчылык белән шөгыльләнгән, балык тоткан, урман кискән, мал асраган. Җир уңдырышлы, халыкка яшәү шартлары яхшыра. Халык ишәйгән. Ырым елгасы буенда әкренләп авыллар барлыкка килә: Ырымбашы, Шәлтәм, Яңа Шәлтәм, Иске Шәлтәм һ.б. (Шәлтәм – мари сүзе, “аучы”, “сунарчы” мәгънәсен бирә).

1445-1552 елларда Казан ханлыгы чорында бу җирләргә хан кешеләре килеп чыга. Халык Казан ханына буйсынып яши. Ырым елгасы буена хәзерге Иске Тәрбит авылы урнашкан җиргә Тәңребирде исемле морза үз кешеләре белән килеп төпләнә.

(Борынгы мәҗүси болгар-татар кеше исемнәренең байтагы, Татарстан топонимиясендәге авыл атамаларына әверелеп, безнең көннәргәчә сакланганнар. Тәңребирде - борынгы төрки мәҗүси исем. Ул борынгы төрки халыкларда гаиләдә озак вакыт ир бала тумыйча торганнан соң, Тәңредән (Алладан) бала сорап, билгеле бер нәзер-йола (келәү йоласы) башкарылганнан соң туган ир балага, “безнең нәзер-теләгебезне Тәңре ишетте, безгә бу баланы Тәңре бирде” дип ышану нигезендә кушылган.)

Тирә-яктагы чувашлар Тәңребирде кул астына күчә. Татарлар барлыкка килә. Җанлы сөйләм телендә Тәңребирде исеме, кыскартылып, Тәберде яки Тәрбит рәвешле кулланылган. Авылыбызны тирә-якта яшәүчеләр “Ырым” (Орым) дип тә йөртәләр. Тәңребирде морзаның ике улы булган. Олы улы Гөбенә елгасы буена барып урнаша. Шунда Зур Тәрбит авылы барлыкка килә. Морзаның кече улы Тукаш (Туктамыш дигән версия дә бар) атасы нигезендә ─ Иске Тәрбиттә кала.

Микротопонимнары үзгәртү

Комаксар

Авылның төньягында урман сузылып китә. Урман артында чуваш авыллары башлана. Ике арада бик матур җәйләү җәелеп ята. Чуваш халкы монда колмак үстерү белән шөгыльләнгән һәм шуңа күрә бу җирне Колмаксар дип атыйлар. Мондагы җирләрне үлчәп йөргәндә, авылыбызның бер карты җир үлчәп йөрүчедән бу җирләрне безгә бирүен үтенә. Ул аңа бер тавык һәм бер савыт белән сыйлармын дип әйткән икән. Өенә кайтып тавык суйган, бер ярты алып, шул карт янына барган һәм аны сыйлаган. Шуннан соң Колмаксар җире безгә күчкән. Җәйләрен хәзер дә “Гөбенә” агрофирмасының маллары шунда көтүлектә йөри. Биредә иркен чатлар, печәнлекләр күп.

Пуар чаты.

Пуар исемле кешенең чабатасы да, үзе дә бик зур булган ди. Бер чатны кичеп киткәндә чабатасы төбенә ябышкан балчык төшеп кала икән. Ә икенче аягының чабатасына ябышкан балчык, зур итеп адым ясаганга, икенче чатка төшә. Шулай итеп, бер аягына ябышып төшеп калган балчык урынын—Пуар чаты, ә икенчесен— Күчмәмәт дип йөрткәннәр. Бу чатларның исемнәре шул Пуар исеме белән бәйле икән.

Күмерле.

Күмерле - Соравыл һәм иске Тәрбит авыллары арасында Ырым елгасының сул як ярына якын урнашкан текә ярлы урын. Ни өчен “Күмерле” дип атаганнар? 19нчы гасыр ахыры ХХ гасыр башында бу урында авыл халкы агач күмере хәзерләү белән шөгыльләнгән. Бу эш күп көч һәм вакыт, зур осталык таләп иткән. Якында урман, кизләү, елга булганга, бу эшне алып бару өчен уңай шарт тудыра. Текә ярга бер метр тирәнлегендә чокыр казылып ясалган зур “мич”ләрдә имән кискәләр яндырылган. Утын янып күмергә әйләнгән. Барлыкка килгән күмердән тимерчеләр дә файдаланган. Моның белән халык сату да иткән, чөнки урман ерак булган авылларга ул менә дигән чимал булган. Казан заводлары да заказ биргәне мәгълүм. Күмер тутыру өчен зур капларны мунчаладан тукылган чыптадан ясаганнар. Чыптаны махсус станда тукыганнар. Күмер тутырылган капларны арбаларга төяп, атлар белән Казанга илткәннәр. Кечкенәрәк каплар – капчыклар белән күмерне күршедәге Зур Тәрбит авылы базарында да сатканнар.

Карлыган чаты

Кәрзин белән карлыган алып кайканда, бер хатынның карлыганнары күпер астына коела. Шул чокырда карлыган агачы үсеп чыга. Шуннан бирле бу чат ─ Карлыган чаты, ә күпер Карлыган күпере дип йөртелә.

Әтәч төбәге

Авылдан 1-1,5 километр ераклыктагы болын Әтәч төбәге исемен йөртә. Анда элек зур тавык фермасы булган. Әлбәттә, иртән бу урын әтәчләр тавышыннан яңгырап торган. Ул ферма күптәннән беткән, авыл халкы бу урынны бүген дә Әтәч төбәге дип йөртә.

Кизләүләр үзгәртү

1. Суык кизләү.

2. Демьян кизләве.

3. Петров кизләве.

4. “Дуктыр” кизләве.

5. “Крисан” (Харисан) кизләве.

6. Күчмәмәт кизләве.

Чатлар үзгәртү

1. Кирсәк чаты.

2. Разин чаты.

3. Карлыган чаты.

4. Кала чаты.

5. Байкаш чаты.

6. Алан чаты.

7. Күчмәмәт чаты.

8. Пуар чаты.

9. Тирән чат

10.         Алмагач  чаты.

Җир белән бәйле урыннар үзгәртү

1. Күмерле.

2. Алан

3. Сәүдияр.

4. Саз.

5. Җил тирмән урыны.

6. Тау башы.

7. ”Иске йорт урыны”

8. Такыр чирәм.

9. Куак.

10.         Колмаксар(Кымнаксар).

11.         Исле үзәк.

12.         Коры үзәк.

13.         Әтәч төбәге.

14.         Тал чалуы.

15.         Таш елга

Утарлар (пасеки)

1.Иморза утары.

2.Саз утары.

3.Кымнаксар утары.

4. Әптюк утары.

5. Муруз утары.

6.Алтинкә утары.

7. Чырагач

Халык саны

1989 1997 2010 2011
700 656 571 502

Милли состав (2010): татарлар.

Күренекле кешеләре үзгәртү

  • Михаил Кузьмин - Советлар Союзы Герое.
  • Трофимов Ленар Филиппович – ТАССРның атказанган зоотехнигы (1985).
  • Семенов Михаил Кузьмич – Марий-Эл һәм Россиянең атказанган табибы.
  • Пашалов Аркадий Ильич – ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы.
  • Волков Семен Федорович - ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы.
  • Журавлева Светлана Александровна – Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре.
  • Иванов Николай Иванович – “Милициянең атказанган участок инспекторы”
  • Васильев Анатолий Григорьевич – Татарстанның атказанган укытучысы (2006), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1988).
  • Сафина (Харитонова) Лилиана Михайловна – филология фәннәре кандидаты, доцент.

Мәгариф үзгәртү

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.