Иске СалавычТатарстан Республикасының Балтач районындагы торак пункт. Иске Салавыч – Балтач районындагы иң борынгы авылларның берсе. Аның тарихы Казан ханлыгы чорына барып тоташа. Балтачтан 8 чакрым төньяк-көнчыгыштарак урнашкан әлеге авылда якынча 1030 кеше гомер кичерә.

Иске Салавыч
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Балтач районы
Координатлар 56°22'тн, 50°20'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 1012 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422256
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Старая Салаусь

Атама үзгәртү

Авылга терәлеп үк диярлек агучы Шушма елгасыннан бигрәк тә язгы ташу вакытларында күпләп сал агыза торган булганнар. Сал агызу, дөресрәге – «сал аулау» сүзеннән Салавыч исеме барлыкка килгән булырга тиеш. Елга авылны икегә бүлеп аккан. Шунлыктан Салавыч та Иске Салавыч, елга аръягы Салавычы исемнәре белән аталып йөртелгән. Гасырларда исә Салавычта hәм аның тирәсендәге авылларда марилар яшәгән дип фараз ителә. Авылның ике ягында «мари зираты» дип аталып йөртелгән урыннарның булуы да шуны искәртә. Һөнәргә бик оста булган бабаларыбыз. Нинди генә әшкә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкара торган булганнар алар.

Тарих үзгәртү

Крестьяннарның хәле бик авыр була.Сәбәбе ачык: берәүләр кулында йөзләрчә гектар җир булганда, икенчеләр кулына аның бик аз өлеше генә эләккән. Бөтенләй җирсезләр дә аз булмаган, әлбәттә. Байтак кеше балчык йортларда яшәгән.Уку-язу мәсьәләсенә килгәндә дә хәл мөшкел.Авылда кешеләргә килгән хатны укып күрсәтүче hәм хат яза белүче берничә генә кеше була.Русча адресны тимерче Федька (аны шулай дип йөрткәннәр)гына яза белгән.

Җир булмаганга яки бик аз булганга, крестьян, ел уңайсыз килде исә,әнә шундый кыен хәлдә калган. Безнең як авылларында җир иманага(ир-атка бүленгән участок) 2 дисәтинә чамасы (1 дисәтинә-1,092 гектар) туры килгән, ә бу hич тә крестьянның ихтыяҗын каплый алмаган.

Салавычның нәкъ уртасыннан олы юл уза. Юлның ике ягына каен агачлары утыртылган булган. Себер тракты дигән исем дә бирелгән бу юлга. Патша самодержавиесе илнең прогрессив карашлы кешеләрен, шул исәптән декабристларны, күренекле революцион демократлардан Һерцен hәм Радищевны да шушы юлдан Себергә озаткан. Гомумән, биредә богау чыңлаулары, җәберләгәннәрнең ыңгырашулары тынып тормаган.

Садыйк Шәйхетдинов сөйли:" Безнең әти гомере буена авыру булды.Зур мохтаҗлыкта үстек.Мин унбер яшемнән байларда итек басуда эшләдем, әмма 25 яшемә кадәр аягыма итек кию насыйп булмады. Чабата киеп йөрдем.1905 елда хәрби хезмәткә алыну өчен күренергә бардык.Җиде малай идек. Югыйсә, авылда минем елгылар җиде генә тугел иде. Арсландай таза бай малайларына, хәрби хезмәткә яраксыз дигән булып ак билет тоттырдылар. Ул вакытларда үз-үзләрен бозучылар да күп булды,соңга таба алар гарип булып калды.". Иске Салавыч авылы бүгенге көндә тулы тормыш белән яши. Авыл халкының күпчелеге ООО СХП “Татарстан” җәмгыятендә көч куя.

Авылда бер мәчет, гомуми урта белем бирүче мәктәп, “Сөмбелә” балалар бакчасы, терлекчелек комплексы, мәдәният йорты, спортзал бар.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.