Иске АлпарТатарстан Республикасының Әлки районындагы авыл. Иске Алпар район үзәге Әлкидән 19 чакрымда урнашкан.

Иске Алпар
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Әлки районы
Координатлар 54°52'тн, 50°9'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 353 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422877
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Старое Алпарово

Почта индексы — 422877.

Иске Алпар һәм Яңа Алпар авыллары тарихы үзгәртү

Алпар авылының Казан ханлыгы чорында ук булганлыгы мәгълүм. Атама шулай ук башка тарихи хезмәтләрдә һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш очрый.

Иске һәм Яңа Алпар авыллары янында борынгы болгар чорларына мөнәсәбәтле авыл хәрабәләре, табылдык әйберләр билгеләнгән. Археологик материаллар урта гасырда әлеге авыллар урынында һәм аларның тирә-ягында тормыш кайнап торуын, авыл хуҗалыгының чәчәк атуын күрсәтә.

XVIII гасырга мөнәсәбәтле тарихи мәгълүматларны җыеп чыгарган Д. А. Корсаков хезмәтендә авылда 201 йомышлы татар һәм бер керәшен татары яшәгәнлеге күрсәтелә. 1859 елга Иске Алпар авылының 108 йортында 389 ир-ат һәм 401 хатын-кыз яшәгән, мәчет булган. Яңа Алпар авылының 96 хуҗалыгында 326 ир-ат һәм 308 хатын-кыз исәпләнгән, мәчет эшләгән. Авыл атамасы XIX йөз тарихи чыганагында да искә алына. 1878 елның 4 ноябрендә Казан губернаторы Н. Я. Скарятин эчке эшләр министры A. Е. Тимашевка Иске Алпар, Яңа Алпар, Иске Үргәгар, Яңа Үргәгар авылларында чыккан чуалышлар турында хәбәр итә. Авыл халкы янгыннан саклану максатыннан авыл корылмаларын страховать итү өчен төзелгән исемлек белән танышкач тавыш күтәрә. Халык аны чукындыру өчен тутырылган исемлек дип кабул иткән. 1898 елгы җыентыкта Иске Алпар һәм Яңа Алпар авыллары татарлар яши торган авыллар итеп искә алына.

Иске Алпар һәм Яңа Алпар авылларын күтәртелгән юл гына аерып тора.

Алпар атамасы үзгәртү

Алпар атамасы ни аңлата соң?

Күренекле тюрколог С.Е. Малов үзенең хезмәтендә alp «батыр, герой» сүзенә Күлтәгин истәлегендә ныгып калган Alpar исемен мисал итеп ала. Борынгы төрки телдә «ar» (ер, ир) сүзе «ир» төшенчәсен аңлаткан. Алпар исеме «батыр ир» мәгънәсенә ия. С. Е. Малов фикеренә таянып, галим Ф. Фасеев: «С. Е. Малов татарларда очрый торган Алпаров фамилиясенең чыгышын: алпар (батыр ир) — Алпар дип аңлата» дигән нәтиҗә ясый.

Төрки халыкларның шактыенда, шул исәптән татарларда да, дастан яисә әкият герое сыйфатында очраган Алпамыш исеме дә шушы ук ояга керә. Татар теленең Минзәлә сөйләшендә «алпамыш» һәм «алапа» сүзләре әле бүген дә «алап, зур гәүдәле, көчле, батыр, озын буйлы кеше» төшенчәсен аңлата.

Алпар белән Алпамыш исемнәренә борынгы хикәятләр каһарманы Алып тамырдаш. Алып гаять зур гәүдәле, көчле шәхес итеп күрсәтелә. Татарлар арасында кечерәк таучыкларны, калку җирләрне «Алып бабай чабатасын каккан җир» дип йөртәләр. Алып шулкадәр баһадир гәүдәле һәм көчле булган ки, ул ял итәргә утырып чабатасын какканда, хәтта кечерәк таулар барлыкка килгән, имеш. Мондый таучыклар борынгырак дип исәпләнгән шактый күп татар авыллары янында бар. Татар фольклорында Алыпка мөнәсәбәтле легенда һәм риваятьләр дә шактый. Мәсәлән, «Зур гәүдәле кеше», «Дәфгый һәм аның сеңлесе», «Болгар пәһлеваны» һ. б.

«Болгар пәһлеваны» дип аталган риваятьтә мондый вакыйга сурәтләнә: «Дәхи, Болгар җирендә мин бер зур кеше күрдем. Ул кеше Һуд (пәйгамбәр) заманасында гъадлар нәселеннән, имеш. Бу кешенең буе җиде зираг (терсәк кадәрле, ягъни 58 см чамасы) кадәрле иде. Үзе Болгар патшасының хезмәтендә иде.

Патша аны үзенә якын кылган һәм аңа сугыш киеме вә олуг казан мисалында сугыш бүреге ясаткан.

Аны сугышка арба белән алып баралар, чөнки аны йөкләргә тәвәнең көче җитмидер. Җәяү йөреп мәшәкатьләнмәс өчен, ул сугышта да арба белән йөри.

Җәяүле кешеләрне ул кулындагы озын таягы белән үтерә. Ул таякны күтәрергә һич кешенең көче җитмидер. Әмма аның кулында ул безнең кулыбыздагы бер кечкенә таяк мисалында гынадыр. Төрекләр аны күргәч һәм ул каршы килсә җиңеләләр. Үзе, шулай булса да, күркәм сыйфатлы, холкы вә фигыле дә яхшы».

Татар теленең кайбер сөйләшләрендә, аерым алганда урта диалектта, олы гәүдәле, зур аяклы кешене алап кебек дәү дип йөртәләр. Буе, аягы дәү булса, «бу кеше алап кебек», «бу кешенең аягы алап аяк икән» дип чагыштыралар.

Алпар авылының оешуы үзгәртү

Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, Алпар авылы XVII гасыр ахырында оешкан булырга тиеш. Аны Алпар исемле кеше нигезләгән. Алпарны морза булган дип тә әйтәләр. Безгә күп мәгълүматлар биргән Гаязетдин улы Исмәгыйль абый үз нәсел шәҗәрәсенең Алпар бабайга барып тоташуын күрсәтте: Алпар → Әмири → Мөслим →Мөрсәлим → Мөстәкыйм → Зәйнабит → Абит → Камалетдин → Ниязетдин → Исмәгыйль → Марат → Илгиз.

Авылда татарлашкан мукшы, мари һәм чуаш нәселләре дә яши. Мукшыдан татарга чыгучылар калкурак гәүдәле, нигездә, алар Яңа Алпарда урнашкан. Маридан татарлашучылар ваграк, карсаграк, ач яңаклы, кечерәк күзле һәм төсләре дә марига тартым. Татарлашкан чуашлар да гәүдәгә артык зур түгел. Чуаш, мари һәм мукшылар (мордва) бирегә Тау ягыннан килгәннәр. Авылдагы һәм авыл тирә-юнендәге географик берәмлек атамалары әлеге фикерне раслый.

Авылда бер урам Чуаш урамы дип йөртелә. Ул урамда элек чуаш, мари (чирмеш), мордва (мукшы) халыклары яшәгән.

Табигать үзгәртү

Алпар бабай килеп утырганда, бу тирәләр шау урман булган. Кайчандыр бу урында калын урман булуын Каенсар, Имәнсар сазлыклары, Азанча, Пәҗи, Кәсәми, Олы алан, Кече алан һ. б. атамалар күрсәтеп тора. Ике тирәк дип йөртелгән урын да бар. Анда элекке урманнан ике зур тирәк кенә утырып калган. Ялгыз яки куш тирәкле урыннар халык тарафыннан изге урыннар дип таныла. Моны халык хәтерендә сакланып калган риваятьләр раслый. Тирәк агачлары белән бәйләнешле изгеләр турындагы риваятьне Казан шәһәрендә Мәһдиева Нәгыймәдән 1977 елда М. Әхмәтҗанов язып алган.


  Иван Грозный Казанны алган вакытта, җиде кыз, шәһәр кырыена килеп, һөҗүм итүчеләрне каргап торганнар. Шәһәрне ала алмый торуларына ачулары чыккан сугышчылар аларны куа башлаганнар. Кызлар хәзерге татар зираты кырындагы Өч Тирәк[1] дигән җиргә җиткәч, җир ачылып, аларны үзенә алган. Шуңа күрә бу урын халык арасында изге дип санала.  

Иске Алпар авылы янында Иске йорт дигән урын бар. Авыл беренче башлап шушында оешкан, ләкин соңыннан хәзерге урынына күченгән. Бу урында табигать бай һәм матур. Анда балан, шомырт, миләш, бөрлегән һ. б. үсә.

Авыл тирәсендә елга-күлләр, тау-калкулыклар, сазлыклар шактый. Бәгыйль, Бирге, Аргы баткалак, Каршы каенлык, Акчарлак, Кабак, Фидыр (Федор), Болан, Мүкле сазлар авылны чолгап алганнар. Мәүләшә, Кизләү, Утар, Әлмүшкә инешләренең суы, әллә ни мул булмаса да, халыкка хуҗалык алып бару өчен ифрат дәрәҗәдә кирәкле. Түгәрәк, Кара, Яслә күле буйлары — халыкның яраткан урыннары. Иске йорт тау башы, Кизләү, Көрән таулары — Алпар халкына табигать биргән бүләк. Әби-бабайлар Көрән тавы турында сөйләгәндә, аның тирәсе тыныч түгел, диләр. Ул тау буенда күп кенә кешеләрнең адашып йөрүләре мәгълүм икән. Мондый хәлләр бер Алпар авылында гына түгел. Табигатьтә сер күп...

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.3 °C -10.4 °C -5.4 °C 5.5 °C 14.3 °C 19 °C 20.9 °C 18.5 °C 12.8 °C 5 °C -3.9 °C -9.5 °C 4.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[3]

Халык үзгәртү

1885 елда Алпар авылында көчле янгын була. Бер йорт та калмый, бердәнбер мәчет тә янып көлгә әйләнә.

Мәчет янганнан соң, Казан бае (исеме мәгълүм түгел) ярдәмендә һәм Мөхәммәтҗанов Гали исемле авыл кешесе тырышлыгы белән зур, өч бүлмәле, манаралы мәчет салалар.

Иске Алпар авылында 300 гә якын хуҗалык исәпләнә. Халык авыл урамнарын үзенчә атый: Бәрәңге урамы, Арткы урам, Югары оч (Атау урам), Түбән оч, Сазлык урамы.

Иске Алпар белән Яңа Алпар арасында өч катлы урта мәктәп урнашкан. Иске Алпарда тарих музее эшли. Авылда киез итек сугу һәм тегү фабрикалары бар.

Күренекле кешеләр үзгәртү

Авылга багышланган әсәрләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Казанның Яңа Бистә зиратында үсеп утырган өч тирәк агачы янында җиде кыз каберлеге бар. Халык арасында ул изге исәпләнә.
  2. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  3. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  4. Алпар таңнары җырының тексты

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.