Сэр Исаа́к Нью́тон (ингл. Sir Isaac Newton, 1643 елның 4 гыйнвары1727 елның 31 марты) – инглиз физигы, математигы һәм астрономы. Классик физикага нигез салучылардан берсе.

Исаак Ньютон
Туган телдә исем Isaac Newton
Туган 4 гыйнвар 1643(1643-01-04)
Вулсторп (Линкольншир)
Үлгән 31 март 1727(1727-03-31) (84 яшь)
Лондон, Англия
Күмү урыны Вестминстер аббатлыгы[d][1]
Яшәгән урын Англия[2]
Милләт инглиз
Ватандашлыгы Бөекбритания
Әлма-матер Королевская школа[d][2], Тринити көллияте[d][3][2], Тринити көллияте[d][2] һәм Кембриҗ университеты[4]
Һөнәре физик, математик һәм астроном
Эш бирүче Кембриҗ университеты
Ата-ана
Гыйльми исем: математиканың Лукас прафисыры[d][3]

 Исаак Ньютон Викиҗыентыкта

Ньютонның тормышы туганнан алып вафатына кадәр тулаем очраклылыкларга бай булган, алар исә закончалыкларга һәм логик ачышларга китергән дип санала. Бөтен дөнья галимнәре бүген дә Ньютон-Лейбниц теоремасын, Ньютонның үзлелек законын, Ньютонның беренче, икенче, өченче законнарын, интерполяцион формулаларын файдалана, ә Ньютонның бөтендөнья тартылу законы турында әйтеп тормасак да була. Алмагачтан өзелеп төшкән алма Ньютонны җисемнәрнең ирекле төшүе турында фикер йөртергә этәргән дигәннәрендә, чыннан да, хаклык бар, дип искәртә Calend.ru.

Астрономиягә кертеме үзгәртү

Күп еллар дәвамында җисемнәрнең, аерым алганда, Айның Җир тирәли һәм планеталарның Кояш тирәли хәрәкәтен өйрәнеп, Ньютон үтә дә кыю фикергә килә: “Галәмдәге барлык җисемнәр үзара бер-берсенә тартылалар”, - ди ул. Теләсә нинди ике җисем үзләренең массаларына туры пропорциональ һәм алар арасындагы ераклыкның квадратына кире пропорциональ көч белән бер - берсенә тартылалар.

Ньютонның төп ачышы – җисемнәрнең үзара тартылуы турындагы даһи фаразларында гына түгел, ул әлеге үзара тәэсирләрнең законын, дөресрәге, ике җисем арасындагы гравитация көчен исәпләү формуласын чыгаруга ирешә.

Хәтер үзгәртү

Ньютон тарафыннан эшкәртелгән закончалыклар, теорияләр соңгы гасырлар дәвамында сизелерлек тулыландырылса да, галимнәр, тикшеренүчеләр, студентлар һәм аспирантлар, гомумән, фән һәм экспериментлар белән кызыксынучылар ел да 4 гыйнварда Ньютон көнен – бөек инглиз галиме туган көнне билгеләп үтә. Бу көнне Ньютонның Лондондагы Вестминстер аббатлыгында урнашкан каберенә кешеләр күпләп килә.[7]

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү