Ирәмәл (баш. Ирәмәл) — зурлыгы буенча Көньяк Уралда урнашкан икенче биеклек, Башкортстан республикасы Белорет районының төньяк-көнчыгышында һәм Учалы районының төньяк-көнбатышында урнашкан.

Тау үзендә ике түбәне бәйли:

  • Оло Ирәмәл (түбәсе җәйләү), биеклеге 1582,3 м;
  • Кече Ирәмәл, биеклеге 1449,4 м.

Ике түбә арасындагы бикләндең киңлеге якынча 1 км һәм биеклеге 1200-1250 м.

Озынлыгы төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка чаклы 12 км тәшкил итә, төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба — 8 км.

Тауның итәгендә чыганак елгалар ага Тыгын (Олы Аунар кушылдыгы), Сәнәк, Олы Аунар, Карагайка (Оя кушылдыгы) һәм Төлек. Бу елгалар Әвәләк сыртында ага башлаган Агыйделнең кушылдыклары.

Башкортстан Хөкүмәте карары белән Ирәмәл тавы территориясе, (шул исәптән Әвәләк сырты) табигый парк дип игълан ителде.

Галерея үзгәртү

Оло Ирәмәлдә яңгыр болытлары.
.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Учалы районы Белорет районы