Ирландия (ирл. Éire, Poblacht na hÉireann; ингл. Ireland, Republic of Ireland) – Көнбатыш Европада урнашкан дәүләт. Ирландия утрауның күпчелегендә урын ала. Мәйданы – 70,2 мең км². Илнең исеме ирланд Éire сүзеннән килә. Башкала – Дублин шәһәре (1,4 млн. кеше яши). БМОга 1955 елдан керә.

Ирландия
Байрак
Илтамга
Шигарь Jump into Ireland Edit this on Wikidata
Башкала Дублин
Халык саны 5 123 536 (Җанисәп, апрель 2022) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 29 декабрь 1937 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC±00:00
Рәсми тел ирланд теле, инглиз теле
География
Мәйдан 69,797 км²
Координатлар 53°N 8°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Майкл Һиггинс
Хөкүмәт башлыгы Лео Варадкар
Карта
Икътисад
ТЭП 504 183 миллион US$ (2021), 529 245 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге евро
Туу күрсәткече 1.96 (2014)[1]
КПҮИ 0.945 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 81.60732 ел (2016)[3]
Пинсә яше 66 яшь
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул
Челтәр көчәнеше 230 вольт[4]
Телефон коды +353
ISO 3166-1 коды IE
ХОК коды IRL
Интернет домены .ie

Европа берлегенә керә.

Исем үзгәртү

1937нче елда кабул ителгән Конституциягә күрә дәүләтнең исеме Éire, инглизчә әйткәндә Ireland. 1949нчы елда Ирландия Җөмһүрияте исеме кабул ителде, бу исем бары тик Description of the State буларак, ягъни дәүләтне сурәтләү буларак кабул ителде. Исеме "Ирландия" булып калды. Бу бөтен утрауга претензия белән бәйле. Ләкин рәсми һәм рәсми булмаган сорауларда Ирландия Җөмһүрияте сүзе кулланыла.

Географик мәгълүмат үзгәртү

 
Ирландия космостан

Ирландия Европа утраулары арасында мәйданы буенча өченче урында тора. 6° 20'–10° 20' көнбатыш озынлыгы һәм 51° 25'–55° 23' төньяк киңлеге арасында урнашкан. Көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы 300 км, ә төньяктан көньякка исә 450 км.

Мәйдан – 70.280 км².

Бөекбритания белән чикләр озынлыгы – 360 км.


Сәясәт үзгәртү

Ирландия – парламент көчле булган җөмһүрият.

Хәзерге Конституция 1937нче елның 1 июлендә плебисцит нәтиҗәсендә кабул ителгән.

Президент халык тарафыннан җиде елга сайлана. Президентның парламентның аскы бүлмәсен чакыру һәм җибәрү хокукы бар, ул хәрби көчләрнең башлыгы, кануннарны җәмәгатьчелеккә президент чыгара. Президент шулай ук мәхкәмә башлыкларын һәм башка югары урындагы кешеләрне сайлый.

 
Кэрри графлыгы

Премьер-министр – хөкүмәтнең башлыгы. Аны парламент тәкъдим итә һәм президент раслый.

Ирландия парламенты ике өлештән тора: сенат һәм вәкилләр палатасы.

Вәкилләр палатасында 160-170 кеше. Бу парламент өлешен бөтен халык сайлый. Сенат 60 кешедән тора. 11 кешене премьер-министр сайлый, 6 кеше Милли һәм Дублин университеты тарафыннан сайлана, 43 кеше махсус исемлек буенча сайлана. Ике палатаның эшләү вакыты – 7 елга кадәр.

Ирландиянең сәяси партияләре:

  • Лейбористлар партиясе – 1912нче елда барлыкка килгән.
  • Прогрессив Демократлар партиясе – 1985нче елда барлыкка килгән.
  • Фианна Фойл (Уңышлык солдатлары) – 1926нчы елда барлыкка килгән.
  • Финэ гэл (Бердәм Ирландия) – 1933нче елда барлыкка килгән.
  • Шинн фейн (Үзебез) – 1905нче елда барлыкка килгән.

Административ бүленү үзгәртү

 
Ирландия харитасы

Административ рәвештә Ирландия 4 провинциягә һәм 26 графлыкка бүленә.

Ирландия
  1. Дублин
  2. Уиклоу
  3. Уэксфорд
  4. Карлоу
  5. Килдэр
  6. Мит
  7. Лаут
  8. Монахан
  9. Каван
  10. Лонгфорд
  11. Уэстмит
  12. Оффали
  13. Лиишь
  14. Килкенни
  15. Уотерфорд
  16. Корк
  17. Керри
  18. Лимерик
  19. Типперэри
  20. Клэр
  21. Голуэй
  22. Мейо
  23. Роскоммон
  24. Слайго
  25. Литрим
  26. Донегол
Төньяк Ирландия
  1. Ферман
  2. Тирон
  3. Лондондерри
  4. Антрим
  5. Даун
  6. Арма

 

Халык үзгәртү

Ирландия халкы – кельтлар. 2006нчы елның җанисәбе буенча Ирландия халкы саны 4,24 млн кеше. 10 процент – башка дәүләтләрдән милләтләр.

Халкының 58 % шәһәрләрдә яши.

Ирланд теле үзгәртү

Ирландия хөкүмәте инглиз теленнән ирланд теленә күчү эшен алып бара.

2005 елның апрелендә кабул ителгән канун буенча урамдагы топографик исемнәр ирланд телендә булырга тиеш. Теле- һәм радио-тапшыруларда ирланд теле кулланыла. Ләкин ирланд теле бик үк популяр түгел: 2002 елда узган сораштыру нәтиҗәсендә, 1,57 млн кеше ирландча сөйләшә ала, дип санала.
Тарихи-лингвистик шәрехләмә
Ирланд телен башка телләрдән үзенчәлекле орфография, сүз башындагы тартык авазларның мутациясе, җөмләләрдә VSO (фигыль+ия+иярчен кисәкләр) тибындагы сүз тәртибе, ике бәйлек фигыле һәм төрләнә торган бәйлекләр кебек грамматик күренешләр аерып тора. Борынгы ирланд теленә шулай ук үтә катлаулы фигыль системасы да хас булган.
Әйтергә кирәк, Ирландия утравы католик чиркәү йогынтысына эләккәннән соңгы мең ярым ел эчендә ирланд теленә өч тапкыр тирәнтен реформага дучар ителгән. Шул сәбәпле борынгы тел бөтенләй танымаслык булып үзгәргән. Беренче реформа V-VI гасырларда ук үткәрелсә дә, борынгы ирланд теле 900 нче елларга кадәр сакланып калган. X гасырда формалашкан урта ирланд теле XVII йөзьеллык азагына кадәр актив кулланышта булган. Бу чорда ирланд теле нык гадиләштерелгән – башлыча Скандинавиядән бәреп кергән норманнар йогынтысында. Шуннан соң яңа ирланд теле чоры башланган. Ул бүген дә инглиз теленең көчле басымы астында дәвам итә. Ирланд теле беренче аралашу теле буларак юкка чыгып бара. Кайбер фаразлар буенча, аны камил белүчеләр саны хәзер 65 меңләп кенә инде.
Хәзерге заманда ирланд язуында гадәти латин хәрефләре файдаланыла, әлифба ирланд телендә Cló Rómhánach (“латин шрифты”) дип атала. Элегрәк махсус “гэль шрифты” – Cló Gaelach та булган, XX гасыр уртасына кадәр ирланд телендәге китаплар нәкъ шул “утрау готикасы” шрифтында басыла иде. Бүген Cló Gaelach бизәү максатларында гына кулланыла.
Огамик язу исә тагын да борынгырак. Аның б.э.ның IV-VI гасырларында киң таралган булуы төгәл билгеле, әмма барлыкка килү чоры тарих төпкеленә кереп югала. Һәм сузык, һәм тартык авазларны белдерүче огам хәрефләре туры сызык өстенә  сызыкчалар һәм нокталар куеп языла. Огамик әлифбаның башлыча ташка уеп язылган үрнәкләре генә сакланып калган.
Орфография
Биш кыска сузык авазның (a, e, i, o, u) озын әйтелешле пары бар (á, é, í, ó, ú). Латин әлифбасының 13 хәрефе ялгыз тартык авазларны белдерү өчен кулланыла (b, c, d, f, g, h, l, m, n, p, r, s, t), калган хәрефләр алынма һәм чит ил сүзләрендә генә очрый (j, k, q, v, w, x, y, z): мәсәлән, jíp (джип); Jab (Иов), x-ghathú (рентген).
Ирланд орфографиясенең төп принцибы “caol le caol agus leathan le leathan” дип атала (тар – тар белән, киң киң белән бергә). “Тар сузыклар” дип, ирланд грамматикасында алгы рәт сузыклары i, í, e, é атала, арткы һәм, гомумән, алгы булмаган сузыклар (a, á, o, ó, u, ú) “киң авазлар” рәтенә керә. Бу кагыйдә буенча, нечкә (палатальләшкән) тартыкларның ике ягында да бары тик “тар сузыклар” гына языла, ә калын (палатальләшмәгән) тартыклар “киң сузыклар” чолганышында була.
Шулай итеп, сузык авазларны белгертүче хәрефләрнең күбесе чынбарлыкта, сузык авазларның үзеннән бигрәк, алар тирәсендәге тартыкларның калын яки нечкә әйтелешен чагылдыра. Мәсәлән, ea парында беренче сузык беркайчан да диярлек әйтелми, бары тик аннан алдагы тартыкның палатальләшкән булуын гына белгертә, мәсәлән,: Peadar [pjadər] (кеше исеме, инглизчәсе – Peter). Бу ясалмалык еш кына буталчык хәлләргә китерә: әйтик, anois (хәзер) сүзен теоретик яктан [əniʃ] дип тә, [ənoʃ] дип тә укырга мөмкин, ләкин аның беренче әйтелеше генә дөрес.
Әлбәттә, мондый орфография диалектларга хас булган фонетик күренешләрнең күбесен язуда чагылдыра алмый.
Хәзерге заман әдәби телендә түбәндәге монофтонглар кулланыла:
·                í [i:] — rí [r’i:] “король”
·                i [i] — mil [m’il’] “бал” (мёд)
·                é [e:] — gé [g’e:] “каз”
·                e [e] — te [t’e] “кайнар”
·                á [a:] — lá [la:] “көн”
·                a [a] — cat [kat] “мәче”
·                ó [o:] — ceol [k’o:l] “музыка”
·                o [o] — loch [lox] “күл”
·                ú [u:] — cú [ku:] “эт”
·                u [u] — muc [muk] “дуңгыз”
Ирланд телендә басым гадәттә сүзнең беренче иҗегенә төшә. Басымсыз иҗекләрдә күп кенә сузык авазлар [ə] дип әйтелә: anocht [ə'noxt] “бүген кич”, inniu [ə'n’u:] “бүген”, cúigear [ku:g'ər] “бишәү”. Аңлашыла ки, озын сузык авазлар үз әйтелешен һәрвакыт саклап кала һәм гади сөйләм телендә дә “йотылмый”.
Ирланд телендә төрләнешле бәйлекләрнең кулланылуы – шактый кызыклы күренеш. Әйтик, “ag” бәйлеге инглиз теленә “by” һәм “from” бәйлекләре аша тәрҗемә ителә ала. Ия булуны, биләп торуны, хуҗа булуны белгерткәндә “ag” бәйлеге сан, зат һәм җенес (род) буенча төрләнә ала, аңа теге яки бу синтетик кушымча өстәлә, ләкин зат алмашлыгы төшереп калдырыла. Бу очракта  “tá” фигыле (инг. “have”, тат. “ия булырга”) үзгәрешсез кала. Бу конструкцияне тәрҗемә итү өчен, татарча “бар” сүзе дә җитеп тора. Мисаллар:
Tá leabhar agam. – Минем китабым бар. – Cүзгә-сүз: “Have + a book + by-me”.
Tá deoch agat. – Синең эчемлегең бар. – “Have + a drink + by-you (sing.)”.
Tá ríomhaire aige. – Аның (ир-атның) санагы бар. – “Have + a computer + by-he”.
Tá páiste aici. – Аның (хатын-кызның) баласы бар. “Have + a baby + by-she”.
Tá carr againn. – Безнең машинабыз бар. – “Have + a car + by-we”.
Tá teach agaibh. – Сезнең өегез бар. – “Have + a house + by-you (pl.)”.
Tá airgead acu. – Аларның акчасы бар. – “Have + money + by-they”.

Тарих үзгәртү

Беренче кешеләр Ирландиядә мезолит вакытында яшәделәр.

432нче елда Патрик Әүлия ирландлар арасында христианлык таратты.

1801нче елда Ирландия Бөекбритания өлеше булды.

Икътисад үзгәртү

  • Тулаем милли продукт – $177,2 млрд.
  • ТМП кеше башына – $43 600.
  • Акча беремлеге – Евро.

Тулаем милли продуктның үсеше бик зур (19962000 елларда – 9%).

Кыйммәтлек буенча Ирландия башкаласы – Дублин 2006 елда 16нчы урын алды.

Мәдәният үзгәртү

Ирландидә безнең эра алдыннан яшәгән кешеләрдән (мезолит, неолит чорлары) шушы чор мәдәнияте һәйкәлләре калды. Бу таш һәйкәлләр һәм таштан эшләнгән фортлар. Тимер чоры вакытында кельтлар килүе белән, мәдәният яңарышны кичерә. Vнче гасырда Патрик әүлия ярдәме белән Ирландия христиан динен кабул итте.

Бәйрәмнәр үзгәртү

Төп мәкалә: Ирландия бәйрәмнәре.

Ирландиянең иң мөһим милли бәйрәме – Патрик әүлия көне.

Спорт үзгәртү

Ирландларның милли спорт төрләре арасында кёрлинг һәм гэл футболы исемле уеннар бар.

Музыка үзгәртү

Ирландия музыкантлары Европада инде XIIнче гасырда мәгълүм булганнар. Алар арасында иң данлыклысы арфада уйнаучы сукыр Турлаф O’Каролан (Turlough O`Carolan). Аның музыкасын хәзер дә бөтен дөньяда уйныйлар. Ә 18нче гасырда Фейш фестивале барлыкка килә. Фестивальнең максаты – флейтада уйнауны саклау.

Китапханәләр һәм музейлар үзгәртү

Дин үзгәртү

2006 елгы халык санын алу: үзгәртү

Дин Тарафдарлар саны
Католиклык 3,681,446
Ирландия чиркәве 125,585
Мөселманнар 32,539
Пресвитерианнар 23,546
Православие 20,798
Методистлар 12,160
Апостол чиркәве 8,116
Буддизм 6,516
Һинд дине (ш. и. Кришна аңы) 6,082
Лютеранлык 5,279
Евангелистлар 5,276
Иегова шаһитләре 6,291
Баптизм 3,338
Яһүд дине 1,930
Викка 25
Пантеизм 1,691
Агностицизм 1,515
Атеистлар 929
Мормоннар 1,237
Квакерлар 882
Иске католиклык 540
Бәһаи 504
Башка христиан агымнары 29,206
Башка диннәр 8,576
Дини булмаганнар 186,318[5]
Диннәрен билгеләмәгәннәр 70,322
Барлыгы 4,239,848

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Дәүләт үзгәртү

Сәяси төркемнәр үзгәртү

ММЧ үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. В Ирландии за последние 6 лет почти вдвое выросло количество атеистов