Иркә (Айгөл Миндар кызы Шабакаева; 6 апрель 1984 ел, ТАССР Аксубай районы Яңа Ибрай авылы) — татар эстрадасының популяр җырчысы. Татарстанның (2018) һәм Башкортстанның (2021)[1] атказанган артисты.

Иркә
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Айгөл Миндар кызы Миншакирова

Тулы исеме

Айгөл Шабакаева

Туу көне

6 апрель 1984(1984-04-06) (40 яшь)

Туу урыны

Аксубай районы Яңа Ибрай авылы

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

ССБР байрагы ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада

Псевдонимнар

Иркә

Лейбллар

Bars Records

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты
Башкортстанның атказанган артисты

Тормыш юлы үзгәртү

Айгөл 1984 елнын 6 апрелендә Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа. Әтисе – Миндар, колхозда 40 ел тракторчы булып эшләде. Әнисе – Миңнебәдәр, 30 елдан артык күмәк хуҗалыкта савымчы була[2]. Ул гаиләдә бердәнбер кыз, Айгөлнең өч абыйсы бар. Айгөл мәктәптә укыганда классында ин озын буйлы кыз була, шул сәбәпле баскетбол уены белән мавыга. 16 яшендә Иркә авылдан Чаллы шәһәренә укырга китә. Чаллы музыкаль мәктәбендә укыган дәвердә, ул шулай ук төрле атаклы группалар, жырчылар белән концертларда катнашып йөри. Соныннан ул «Барс Медиа» компаниясе тарафыннан уздырылган «Йолдызлар Фабрикасы»нда катнашып танылып китә.

Иркә тамашачының күңелен үзенә генә хас булган кием һәм җырлау стиле белән яулап ала.

Беренче никяхтан Айсылу исемле кызы бар. 2012 елдан архитектор Артур Шабакаевта кияүдә. Ике кызлары, Әминә, Сөембикә туа.

Дискографиясе үзгәртү

  • Бәхетле булыр идең (2007)
  • Яңадан тудым (2007)
  • Әллә миңа рәхәт дисеңме? (2009)
  • Бик әйбәт (2011)
  • Карлыгачта хәбәрем юк (2012)
  • Тулы бәхет (2014)

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү