Ирина Понаровская

Ирина Понаровская, Ирина Виталий кызы Понаровская (рус. Ирина Витальевна Понаровская, 1953 елның 12 марты, Ленинград) — РФ эстрада һәм джаз җырчысы, кино артисты. РФ атказанган артисты (2000).

Ирина Понаровская
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

рус. Ирина Витальевна Понаровская

Туу көне

12 март 1953(1953-03-12) (71 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, Ленинград

Эшчәнлек еллары

1971х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, актриса

Кораллар

пианино

Жанрлар

поп-музыка, рок-н-ролл, джаз

Коллективлар

ВИА «Поющие гитары»
ВИА «Коробейники»
Олег Лундстремның джаз-оркестры

Бүләкләр

РФ атказанган артисты

http://www.iponarovskaya.ru
IMDb

ID 1347184

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1953 елның 12 мартында Ленинградта музыкантлар гаиләсендә туган. Әтисе — Виталий Борис улы Понаровский, әнисе — Нина Николай кызы Арнольди. Алты яшендә рояль артына утыра. Ленинград консерваториясе каршындагы музыка мәктәбен арфа һәм фортепиано классы буенча тәмамлый. 15 яшеннән педагог Лина Борис кызы Архангельскаядан вокал дәресләре ала. 1971 елда Ленинград консерваториясенә укырга керә, 1978 елда пианино классы буенча тәмамлый.

1971-1976 елларда «Поющие гитары» ансамбленың солисткасы.

1975 елда беренче совет рок-операсы булган «Орфей һәм Эвридика»да Эвридика рлен башкара.

1976 елда Мәскәүгә күчеп, Олег Лундстремның джаз-оркестрында ике ел солистка була.

1976 елдан башлап, кинога төшә.

1980 елларда телевидениедә музыкаль тапшыруларда төшә: «Ел җыры» (рус. Песня года), «Иртәнге почта» (рус. Утренняя почта), «Зәңгәр ут» (рус. Голубой огонёк), «Көлке тирәли» (рус. Вокруг смеха). Балалар өчен «Будильник» тапшыруын алып бара. 1988 елда Мәскәүдә беренче сольный концертлары була.

1993 елда беренче зур дискы — «Шулай үтә тормышы»м (рус. Так проходит жизнь моя) чыга. 1993 елда (әлеге җыр буенча) беренче видеоклипта төшә.

1990 еллар башында Богдан Титомир белән бергә чыгыш ясый.

1990 еллар уртасында «Ирина Понаровскаяның фитнесс-классы» (рус. Фитнес-класс Ирины Понаровской) тапшыруын алып бара. 1997 елда Мәскәүнең Үзәк дәүләт концерт залында «Хатын-кыз һәрчак хаклы» (рус. Женщина всегда права) сольный программасын тәкъдим итә. Шул ук елны икенче зур дискы языла.

1996 елда «Шанель» мода йорты вәкиллләре «Советлар Берлегенең Мисс Шанеле» исеме бирәләр. 1998 елда Италиянең Марлен Дитрих һәм Роми Шнайдерны киендерүче фирмасы «фирманың йөзе» булырга тәкъдим итә.

Соңгы елларда Эстониядә яшәгән. Хәзер Петербургта яши[1]

Фильмография үзгәртү

  • 1976 — «Бу миңа кагылмый» (рус. Меня это не касается, Ленфильм, режиссер: Герберт Раппапорт)
  • 1977 — «Кракатук чикләвеге» (рус. Орех кракатук, Лентелефильм, режиссёр: Леонид Квинихидзе)
  • 1978 — «Төн уртасында талау» (рус. Ограбление в полночь, Лентелефильм, режиссер: Александр Белинский)
  • 1982 — «Бөлгән трест» (рус. Трест, котрый лопнул, Одесса киностудиясе, режиссер: Александр Павловский)
  • 1992 — «Ул үзенекен алыр» (рус. Он свое получит, Парус киностудиясе, режиссер: Владимир Рябцев)

Дискография үзгәртү

  • 1993 — «Шулай үтә тормышым» (рус. Так проходит жизнь моя)
  • 1997 — «Хатын-кыз һәрчак хаклы» (рус. Женщина всегда права)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1976 — Сопоттагы халыкара җыр фестивале — Grand Prix — «Чакыр мине, сөю» (рус. Зови меня, любовь, А. Журбин — И. Резник) җыры өчен[2].
  • 2000 — РФ атказанган артисты

Гаилә хәле үзгәртү

I ире — музыкант Григорий Клеймиц (1945).
II ире — джаз музыканты Вейланд Родд (ингл. Wayland Rudd, 1946). Уллары Энтони Родд (1984), рәссам.
III ире — табиб Дмитрий Пушкарь (1963).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү