Ирина Андреевна Ларочкина (1950 ел, 14 гыйнвар, Әлмәт) — Совет һәм Россия геологы һәм сәясәтчесе, Федерация Советы әгъзасы (2002—2005).

Җенес хатын-кыз
Туу датасы 14 гыйнвар 1950(1950-01-14) (74 яшь)
Туу урыны Әлмәт, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре сәясәтче, дәүләт эшлеклесе
Башкарган вазыйфа Федерация Советы әгъзасы[d]
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Академик дәрәҗә геология-минералогия фәннәре докторы[d]
Әгъзалык Федерация Советы
Бүләкләр

Биографиясе үзгәртү

Ирина Андреевна Ларочкина 1950 елның 14 гыйнварында Әлмәт шәһәрендә туа. 1972 елда — Казан университетын тамамлый, 1989 елда — Плеханов исемендәге Мәскәү Милли икътисад институтында менеджерлар әзерләү үзәгендә, 1994 елда Германиянең Селле шәһәрендәге Идарә итү академиясендә укый. 1972—2000 елларда ул Татарстанның Нефть сәнәгатенең фәнни-тикшеренү институтында эшли. Геология һәм минералогия фәннәре докторы, Республиканың мактаулы фән һәм технология эшчесе. 1999 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана, 2000 елның 21 гыйнварыннан — Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.2002 елның 17 гыйнварында, республика парламенты депутатларының күпчелек тавышы белән (107), Федерация Советы әгъзасы — дәүләт власының закон чыгару органы вәкиле итеп сайлана[1].

2002 елның гыйнварыннан 2004 елның июленә кадәр Федерация эшләре һәм региональ сәясәт комитетына керә, 2002 елның мартыннан Федерация Советы эшчәнлеген күзәтү буенча Федерация Советы комиссиясе әгъзасы, 2003 елның маеннан — Федерация Советының Конституцион вәкаләтләрен тормышка ашыру методолигиясе буенча комиссия әгъзасы, 2004 елның гыйнварыннан Табигать монополияләре буенча Федерация Советы Комитеты әгъзасы, 2004 елның июленән Федерация Советының Табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиевның 2005 елның 6 маендагы UP-169 указы белән Ирина Ларочкина Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнә[2].

Президент Шаймиев указы белән 2007 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Президентының җир асты байлыгы, нефть, газ һәм экология мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе итеп билгеләнә[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Представителем Татарстана в СФ стала Ирина Ларочкина. Коммерсантъ (2002-01-17). 2019-09-27 тикшерелгән.
  2. О назначении Ларочкиной И.А. министром экологии и природных ресурсов Республики Татарстан. Электронный фонд правовой и научно-технической документации. docs.cntd.ru (2005-05-06). 2019-09-27 тикшерелгән.
  3. Ирина Ларочкина поменяла работу. tatcenter.ru (2007-06-25). 2019-09-27 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү