Ирина Ольгердовна Попова (1912 елның 22 июне2008 елның 3 мае) — совет авыл хуҗалыгы алдынгысы, Красноярск краеның Кан районы «Заветы Ильич» колхозы агрономы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1949).

Ирина Попова
Туган телдә исем Ирина Ольгердовна Попова
Туган 22 июнь 1912(1912-06-22)
РИ, Харьков губернасы Харьков
Үлгән 3 май 2008(2008-05-03) (95 яшь)
РФ, Сарытау өлкәсе, Энгельс (шәһәр)
Милләт поляк
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре совет авыл хуҗалыгы алдынгысы
Бүләк һәм премияләре Ленин орденыЛенин ордены Социалистик Хезмәт Каһарманы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ирина Ольгердовна Попова 1912 елның 22 июнендә Харьков губернасының Харьков шәһәрендә Харьков таможнясы чиновнигы — поляк гаиләсендә туа.[1].

1918 елның җәеннән башлап, Ватандашлар сугышы чорында Винница өлкәсендә туганнары янында яши. 1919 елда әтисе вафат була, ә олы абыйсы яшерен рәвештә туган җирен ташлап китәргә омтыла, ләкин тотыла. 1930 елда бөтен гаиләне Себергә Кан районына спецпоселениега җибәрәләр. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Ирена Төньяк машина-трактор станциясендә, ә аннары Кан районының тәҗрибә станциясендә эшли башлый.[1].

1947 елдан "Заветы Ильича" колхозында агроном булып эшли, эш нәтиҗәләре буенча Ленин ордены белән бүләкләнә.

1948 елгы эш нәтиҗәләре буенча ул бөртеклеләрне ун кырлы чәчү әйләнешенә ирешә, бу шунда ук бөртеклеләрнең югары уңышына китерә — һәр гектардан уртача 30,8 центнер бодай алына. Гомуми чәчү мәйданы 287,3 гектар тәшкил итә.

ССРБ Югары Советы Президиумының 1949 елның 21 февралендәге Указы белән авыл хуҗалыгында югары нәтиҗәләргә ирешкәне һәм уңышны җыеп алуда рекорд күрсәткечләре өчен Ирена Ольгердовна Поповага Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале белән бүләкләнә.

Авыл хуҗалыгында артабан да эшләвен дәвам итә. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәләрендә даими катнаша. 1958 елның декабрендә Саратов өлкәсенә күчеп килә, Энгельс тирмән (?) комбинатында агроном-орлыкчы булып эшли башлый. 1961 елдан бирле районның авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли. 1967 елда лаеклы ялга чыга.[2]. Ирина Ольгердовна Попова Энгельс шәһәрендә яшәгән, 2008 елның 3 маенда вафат була.

Бүләкләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү