Иракли Абашидзе (гөрҗ. ირაკლი აბაშიძე, 10 (23) ноябрь 1909(19091123), Хони, Кутаис губернасы, Рәсәй империясе14 гыйнвар 1992, Тбилиси, Гөрҗистан) — грузин шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе. Гөрҗистан ФА академиге (1960). Гөрҗистан ССР язучылар берлеге идарәсе рәисе (1953-1967). Гөрҗи Совет энциклопедиясе баш мөхәррире (1967 елдан). Әсәрләрендәге төп тема — шагыйрьнең кеше сөючелек бурычы, Гөрҗистанның язмышы («Гурия чәчәк ата», 1950; «Якынлашу», 1966; «Бу җырлар да — Гөрҗистаныма», 1971; шигъри җыентыклар, «Руставели эзеннән» поэмасы, 1966 һ.б.). «Югары мәһарәт өчен» (1959), «Дуслар, юллар, уйлар» (1979) китаплары авторы. А. Пушкин, А. Мицкевич, И. Вазов, Х. Ботев, В. Маяковски, К. Чуковски әсәрләрен гөрҗи теленә тәрҗемә иткән.

Иракли Абашидзе
Тугач бирелгән исеме: гөрҗ. ირაკლი აბაშიძე
Туу датасы: 10 (23) ноябрь 1909
Туу урыны: Хони[d], Кутаиси губернасы, Россия империясе
Үлем датасы: 14 гыйнвар 1992(1992-01-14) (82 яшь)
Үлем урыны: Тбилиси, Гөрҗистан
Эшчәнлек төре: шагыйрь, сәясәтче

Искәрмәләр үзгәртү