Иоа́нн Па́вел I (лат. Ioannes Paulus PP. I, итал. Giovanni Paolo I; тәхеткә менүгә кадәр — Альбино Лучани, итал. Albino Luciani; 17 октябрь 1912 ел, Форно ди Канале-д’Агордо, Италия корольлеге28 сентябрь 1978 ел, Ватикан) — Рим папасы, 33 көн дәвамында — 1978 елның 26 августыннан 28 сентябренә кадәр Рим католик чиркәвенең башлыгы. Әлегә вакытка соңгы италияле папа.

Иоанн Павел I
Ioannes Paulus PP. I
[[Файл:|280px|Иоанн Павел I]]
Байрак
Байрак
263-нче Рим папасы
26 август — 28 сентябрь 1978
Сайлау: 26 август
Тәхеткә менү: 3 сентябрь 1978
Чиркәү: Рим католик чиркәве
Элгәре: Павел VI
Варис: Иоанн Павел II
 
Белем алу: Григориан папа университеты
Гыйльми дәрәҗә: теология докторы
Туганда исем: Альбино Лучани
Туганда исем
оригиналда:
итал. Albino Luciani
Туу: 17 октябрь 1912(1912-10-17)
Форно ди Канале-д'Агордо, Италия корольлеге
Үлем: 28 сентябрь 1978(1978-09-28) (65 яшь)
Ватикан
Күмелгән: Изге Петр җәмигы
Рухани дәрәҗәсен алу: 7 июль 1935
Епископлык хиротониясе: 27 декабрь 1958
Кардинал: 5 март 1973

1935 елдан рухани, 1958 елдан епископ булып хезмәт итә. Павел VI тарафыннан кардиналыкка күтәрелгән. Сайланганчы Венеция патриархы була. Сайлаудан соң бер ай үтеп кинәт вафат булуы аның шәхси сыйфатларына, гадилегенә, демократизмына, папа институтын яңартуына игътибарны арттыра. Аны «елмаючы папа» (итал. II Papa del Sorriso) һәм «билгесез папа» дип атаганнар.

Тормыш юлы үзгәртү

Балачак һәм яшьлек үзгәртү

Альбино Лучани 1912 елның 17 октябренә Төньяк Италиядә, Белунно епархиясенә караган Форно ди Канале җирлегендә туа. Аның әтисе, социалист, башта сезонлы эшче була, ә улы тугач, Венециядә калып, пыяла ясаучы һөнәрен ала. Лучанилар гаиләсендә дүрт бала була,һәм Альбино эшчеләр язмышына төшә торган барча авырлыкларны балачактан ук белә.

1923 елда Альбино Фельтр кече семинариясенә укырга керә, соңрак Беллунога күчә. 1935 елның 7 июлендә аңа рухани дәрәҗәсе бирелә, шуннан соң ул Григориан папа университетында укуын дәвам итеп, теология докторы була. Аның докторлык диссертациясе католик дин әһеле, бер китабы тыелган китаплар индексына кертелгән Антонио Росминига багышлана.

Епископ һәм кардинал үзгәртү

1954 елда Лучанины Беллуно епархиясенең баш рухание итеп билгелиләр. 1958 елның декабрендә исә папа Иоанн XXIII аны епископлыкка багышлый һәм Витторио Венето дигән җирлеккә күчерелә. 1962 елда епископ Лучани Икенче Ватикан җыенында катнаша.

1969 елда Павел VI тарафыннан Лучани Венеция патриархы дип игълан ителә, ә 1973 елның 5 мартыннан ул кардинал була.

1976 елда кардинал Лучани «Illustrissimi» дигән китап бастырып чыгара.

Конклав үзгәртү

 
Иоанн Павел I хөрмәтенә Венеция патриархлары сараенда мемориаль такта

1978 елның 6 августында Кастель-Гандольфо резиденциясендә папа Павел VI вафат була. 20 көннән соң, 26 августта папалык тарихында иң кыска конклавларның берсе башлана. Лучани беренче көнне үк, ләкин дүртенче сайлаудан соң папа итеп сайлана. Конклав ахырында камерарий Жан Вийо яңа пападан сайлау хакында фикерен сорый. Ул исә: «Ходай сезне бу эшегез өчен кичерсә иде», - ди.

Сентябрь понтификаты үзгәртү

Лучани XX гасырда туган беренче папа. Ул бөтен католик чиркәве тарихында беренче тапкыр икеле (ике исемнән торган) исем ала. Иоанн Павел исемен ике алдагы папа: Иоанн XXIII һәм Павел VI хөрмәтенә сайлый. Тиздән башка төрле яңалыклар да килеп чыга. Лучани урта гасырлардан калган таҗ кидерү бәйрәменнән баш тарта һәм аны Изге Петр җәмигы янында тантаналы месса белән алыштыра. Ул тиарадан да баш тарта. Ләкин тәхеткә менү – интронизация чарасы – вакытында фаҗигале хәл дә була. Чарада Рус православ чиркәвеннән делегация катнаша. Аның җитәкчесе – Ленинград һәм Новгород митрополиты Никодим (Ротов) чара барышында инфаркттан үлеп китә.

Вазифасын башкару чорында папа бер энциклика да, аның эшчәнлеге хакында җитди фикер йөртерлек бер документ та чыгармый. Ләкин папаның Ватиканда үзен элеккеге папаларга караганда бөтенләй башкача тотуы, тыйнаклыгы һәм иркен карашлары аны аерып тора.

Папа 33 көнлек идарәдән соң, 1978 елның 28 сентябрендә вафат була. Рәсми хәбәр буенча, үлеменең сәбәбе – миокард инфаркты. Аның идарәсе иң кыска понтификатларның берсе.

Шәхси сыйфатлар үзгәртү

Папаның яраткан язучылары арасында Марк Твен, Франческо Петрарка, Вальтер Скотт, Чарльз Диккенс, Гилберт Кит Честертон мактаулы урында торганнар. Шунысы кызык, Марк Твен дәһри, исемлектәге тагын ике язучы протестант була. Петрарка католик булса да, папалыкны фәхеш йорты белән чагыштыра. Бары Честертон гына чын мәгънәсендә дини кеше булган. Шулай итеп, Иоанн Павел I нең әдәби кызыксынуларын католик дин әһелләренә хас стереотипка туры килмәгән.

Лучани италияле коммунистлар тәкъдим иткән «тарихи компромисс» сәясәтенә каршы чыга. Дәһричелек хакында әйткәндә, ул аның сәбәпләренең берсе дип католикларның сүзләре һәм эшләре арасындагы каршылыкны атый.

Үлемнән соң үзгәртү

  • 2003 елда папаның беатификациясе, ягъни әүлияләр рәтенә кертү башланды.
  • Patti Smith Group төркеменең «Wave» альбомы папага багышланган.
  • The Fall төркеменең Иоанн Павел I хакында Hey! Luciani җыры бар.

Сылтамалар үзгәртү